5 Октябрь– Укытучылар көне
Көн вакыйгасы

5 Октябрь– Укытучылар көне

Бүгенге сәхифәбезне шушы датага  багышлап әзерләдек.

Дилә Низамова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы:

...Укучылар бервакыт Укытучыларыннан аның төп бурычы турында сорыйлар. Акыл иясе, елмаеп: “Бу турыда иртәгә белерсез”, ди. Ә икенче көнне укучылар беркүпме вакытларын тау итәгендә уздырырга килешкән булалар.

Иртән иртүк юлга кузгалалар. Көн уртасында, арып-талып һәм ачыгып, тау буендагы матур бер урынга килеп җитәләр. Шунда ял итеп алырга һәм Укытучылары алар өчен әзерләгән ризыклардан авыз итәргә карар кылалар. Ә акыл иясе ризыкларны шулкадәрле дә күп тозлаган була - аз гына вакыт үтүгә укучыларның су эчәсе килә башлый. Әмма бу вакытка үзләре белән алган сулары беткән була инде. Сусауларын басар өчен эзләнергә тотына укучылар, тик юкка! Шулвакыт Укытучылары болар янына килеп: “Сез эзләгән чишмә әнә теге калкулык артында”, дип күрсәтә. Укучылар да ашыга-ашыга калкулыкка юнәлә. Бераздан, сусауларын басып һәм дә Укытучыларына да эчәчәк су алып, кире киләләр.

Ә Укытучы исә алып килгән судан баш тартып, үз янында гына булган су савытына ишарә итә. “Үзегездә су була торып, нигә соң сез безгә эчәргә бирмәдегез?” - дип аптырашалар укучылары.

Акыл иясе шунда: “Мин үземнең бурычымы үтәдем. Башлап мин сездә, белем алуга ихтыяҗ тудырган кебек үк, су чыганагы–чишмә эзләргә мәҗбүр итәчәк ихтыяҗны тудырдым. Сез суны эзләп-эзләп тә таба алмаудан нәүмиз калгач, аның урынын күрсәттем, ягъни ярдәм иттем. Ә суның якында, ягъни күбрәк алганга – миндә дә булуы белән, сез алырга теләгәннең вакытында хәстәрлеген күргәндә – шушында, якында гына булу үрнәген күрсәттем”, -ди.

“Алайса Укытучының бурычы – ихтыяҗ тудыру, ярдәм итү һәм дөрес үрнәген күрсәтүме инде?”-дип сорыйлар укучылар. “Юк. Минем төп бурычым укучыда кешелеклелек һәм игелеклелек тәрбияләү! -ди Укытучы һәм елмаеп:  - Ә сезнең минем өчен дә су алып килүегез - әлегә минем үз бурычымны дөрес үтәвем турында сөйли”,-ди.

...Мәктәп – ул аерым, гаҗәеп бер дөнья! Монда кичәге көн бүгенгесенә һич тә охшамаган. Мәктәп тормышы чишмә кебек – гел каядыр ашыгырга, энергияңне, белемеңне, белгәнеңне укучыларыңа биреп өлгерергә кирәк.

Укытучыларыма хезмәтләренең укучылары хәтерендә, аңында, йөрәгендә урын алуын һәм озак еллар саклануын телим. Укучылары да шундый булсын ки – аларның дөньясын игелекле, кызыклы, якты итсен!

 

Дмитрий Аттин, күп  профильле лицей укытучысы:

Педагогика – ул минем күңел халәтем.  Моның шулай икәнлеген мин беренче тапкыр үземне укытучы буларак практика узу барышында аңладым. Бу Ульяновск шәһәренең Мариинск гимназиясендә иде. Бүгегедәй хәтеремдә,  6 “В” сыйныф укучыларына  тарих дәресендә  Русия халкының көнбатыш басып алучыларына каршы сугышы турында сөйләдем. 

Бүгенге көндә мин Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда  белем бирәм. Укытучы булу бик ошый. Дәрес вакытында миңа самими төбәлгән күзләргә карап, аларның киләчәге өчен үземдә җаваплылык тоям. Әле яңа гына башланган педагогик һөнәри юлым бай тәҗрибәле, уңышлары белән куандырыр дип ышанам.  Коллегаларыма исәнлек, үз эшләрен яратып  башкаруларын телим.

Динар Хәернасов, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаучы: 

Укытучыма!

Күктә очкан коштан эзләр калмый,

Башта туган уйдан эз кала.

Һәрбер дәрес йөрәк аша уза,

Һәр дәрестән тирән эз кала.

Киңәшчем дә, булдыгыз ярдәмчем дә,

Авыр чакта аңлый белүчем.

Сезне мәңге оныта алмам ахыры,

Иң кадерле кешеләрем – Укытучыларым.

 

Барис Сабирҗанов,Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы. Зур Чынлы авылы:

Гади бер укытучы мин

Мин бит түгел бөек шагыйрь,

Яки данлы язучы.

Мин бит гади укытучы –

Нәни бала күңеленә

Энҗе бөртек салучы!

Мин бит түгел бер гармунчы,

Өзелеп-өзелеп уйнаучы.

Мин бит гади укытучы –

Йөрәгемне бирергә әзер,

Ала белсә укучы.

Теләсәм дә була алмадым

Илһам кебек зур җырчы.

Мин бит гади укытучы –

Гыйлем алдылар миннән

Дүртйөз илле укучы!

Биючегә соклансам да,

Була алмадым биюче.

Мин бит гади укытучы –

Туган илне, Туган телне,

Ата-ана, балаларны

Чын күңелдән сөюче!

 


Нет комментариев