Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үзара салым акчасына Чүпрәле авыл җирлекләрендә ниләр эшләнгән?

    Тарихта, 81 ел элек, авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә, гражданнарның үзкертемнәре һәм республика бюджетыннан күчерелгән акчалар хисабына 1:4...

    Җирлекләрдә үзкертемнәр мәсьәләләре авыллардагы референдумнар аша хәл ителә. Җыелган акча исә торак пунктлардагы юлларны төзекләндерү, җирлекләрнең территорияләрен тәртиптә тоту һ.б. мәсьәләләрне хәл итүдә файдаланыла. Газетаның бүгенге саны үзкертем программасы кысаларында, 2015 елда, кайсы авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылганы турында таныштыра. Авыл җирлекләрендә файдаланылган үзкертем акчалары суммасы республика бюджетыннан күчерелгәне белән берлектә күрсәтелә.

    Иске Чүпрәле авыл җирлегендә

    2015 елда Иске Чүпрәле авыл җирлеге гражданнарының бердәм фикере нигезендә 200 сум үзкертем акчасы җыю турында карар кабул ителде. Җыелган һәм моңа дәүләттән өстәлгән акчаларга Иске Чүпрәле авылында Каенлык, Муса Җәлил, Дуслык, Яшьлек, Дачный, Зәки Нури, Заводская; Иске Элмәледә Колхоз урамнарында юллар ясалды. Иске Элмәле, Яңа Чүпрәле авылында Колхоз урамы, Иске Чүпрәле авылындагы Мәктәп һәм Пионер урамы һәм Мәктәп урамы адресы буенча урнашкан зират территорияләре төзекләндерелде. Моңа өстәп, Иске Чүпрәледәге Ленин урамын кисеп узучы, Чынлы елгасы аша җәяүле күпере, юллары ясалды. Югарыда әйтелгән эшләрне башлыча "Фламинго" һәм "Главстрой" җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәр Касыйм Зартдинов башкарып чыкты. Үзкертем акчасына барлыгы 3045 метр юл төзекләндерелгән һәм барлык эшләрнең гомуми суммасы 2 239 300 сумны тәшкил итә.

    Звезда авыл җирлегендә

    Үзкертем акчаларына башкарылган эшләр суммасы буенча икенче урынны Звезда авыл җирлеге били. Биредә ремонтланган юлларның озынлыгы-3900 метр һәм гомуми сумма 2 050 900 сумны тәшкил итә.

    Әлеге акчаларга Яңа Шигали, Коршанга-Шигали, Чепкас-Илмәт, Хорновар-Шигали, Урманасты Шигали авылларындагы урам юллары яңартылган, шулай ук, Чепкас-Илмәт авылындагы Карлы елгасы аша җәяүле күпере төзекләндерелгән.

    Иске Кәкерле авыл җирлегендә

    яшәүче халык тарафыннан үзкертем акчасы 500 сумнан җыелган. Барлыгы 2 180 250 сумлык эш башкарылган. Иске Кәкерле авылы җирлегендә яшәүчеләр дә үзкертем акчаларын юлларны ясауга тотканнар. 2015 елда 2800 метр озынлыгындагы юллар күтәртелгән.

    Кече Чынлыда

    2015 елда 2010 метр озынлыгындагы юл-урам челтәрләрен төзекләндерү эшләре алып барылган. Моның өчен 1 846 500 сум акча тотылган.

    Уби авыл җирлегендә

    үткән ел үзкертем акчасы 1 743 200 сум күләмендә җыелган. Әлеге акчаларга 3650 метр озынлыктагы юллар төзекләндерелгән, Яңа Убида Ленин урамы буенча 5,3 метр озынлыктагы су агымын үткәрү торбасы урнаштырылган.

    Иске Шәйморза авыл җирлегендә

    үзкертем акчасын 300 сумнан җыйганнар. Нәтиҗәдә, 1 690 700 сум күләмендә акча тупланган. Әлбәттә, юл мәсьәләсе авылда беренчел проблема булып тора. 2015 елда биредә 1340 метр озынлыгындагы юл рәтләнә, калган акчалар щебень кайтаруга, транспорт мәсьәләсен хәл итүгә тотыла.

    Алешкин-Саплык авыл җирлегендә

    башкарылган эшләр кү-ләме дә шактый зур. 2015 елда Татар Саплыгы, Алешкин-Саплык, Иске Дуван, Иске Задур авылларындагы урам юллары ясалды. Аларның гомуми озынлыгы 1400 метрны тәшкил итә. Әлеге эшләргә 1 415 100 сум акча тотылган.

    Матак авыл җирлегендә

    яшәүчеләр үзкертемне 500 сумнан җыелышалар. Шулай итеп, 1 596 500 сум акча җыела. Әлеге акчаларны шулай ук, Матак һәм Мунчәли авылындагы юлларны ясауга тоталар, Чуваш Ишлесе авылы зират тирә-яннарын төзекләндерәләр. Ясалган юлның озынлыгы 900 метрны тәшкил итә.

    Марс авыл җирлегенең

    Югары Каракитә авылындагы Калинин урамында яшәүчеләр районда беренчеләрдән булып, үзләре җыелышып, юл күтәртү фикеренә киләләр. Әлеге үрнәккә башкалар да кушыла. 2015 елда референдум нигезендә биредә 300 сумнан үзкертем акчасы җыярга булалар. Җыелган акчаларга Югары Каракитә авылындагы Ленин урамы, Татар Бизнәсендә Мичурин һәм Колхоз урамнары төзекләндерелә. Билгеле булганча, үткән елда авылларны "Чиста су" програмасы белән тәэмин итү уңышлы гына тормышка ашырыла башлады. Әлеге уңайдан Марс авыл җирлегендә яшәүчеләр сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсенең беркүпмесен үзкертем акчасына хәл итү турында теләк белдерделәр. 2015 елда юл төзекләндерүнең күләме биредә 1050 метрны тәшкил итә, башкарылган эшләр суммасы 1 350 646, 48 сумлык булган.

    Түбән Чәке авыл җирлегендә

    барлык башкарылган эшләргә 1 263 000 сум акча тотылган. Башлыча Кече Аксу, Татар Шатрашаны, Түбән Чәке, Иске Чәке, Югары Чәке авылары юллары ремонтланган һәм ул 1900 метр озынлыкта булган.

    Яңа Элмәле авыл җирлегендә

    дә нигездә юллар ясалган. Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларының язын-көзен керә алмаслык урамнары буйлап бүген авыл халкы шатланып йөри. Биредә 2100 метр озынлыктагы юллар өчен 1 225 500 сум акча тотылган.

    Зур Аксу авыл җирлегендә

    2015 елда 2950 метр озынлыкта юллар төзекләндерелгән. Шулай итеп, үткән ел Зур Аксу авылының Карл Маркс, Октябрьская, Ленин, Чуваш Бизнәсе авылының Московская, Фрунзе, 1 Май, К.Маркс урамнарындагы юлларны күтәрүгә 1 150 500 сум акча киткән.

    Яңа Ишле авыл җирлегендә

    яшәүчеләр 2015 елда үзкертем акчасын 300 сумнан билгелиләр һәм җыелган акчаларны шулай ук, башлыча юлларны рәтләүгә тоталар. Барлыгы 1 072 500 сум күләмендә акча җыела. Аңа Яңа Кәкерледә Ленин, Набережная, Яңа Ишледә Совет, Колхоз, Северная, Иске Ишледә Үзәк, Лесная, Тукай урамнарындагы, гомуми күләмдә 1410 метр озынлыктагы юлларны рәтлиләр.

    Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге

    үзкертем акчасының гомуми күләме 1 млн. сумнан түбән булган исемлекне ачып җибәрә. Әлеге авыл җирлегендә 981000 сум күләмендәге эшләр башкарылган. Нигездә, шулай ук, юллар төзекләнгән һәм ул 2570 метр озынлыкны тәшкил итә.

    Зур Чынлы авыл җирлегендә

    үткән ел 1150 метр озынлыктагы юл төзекләндерелгән, моның өчен 937 200 сум күләмендә үзкертем акчасы тотылган.

    Городище авыл җирлеге

    авыл җирлекләре арасында төзекләндерү, халыкның көнкүреш тормыш шартларын яхшырту буенча башкарган эшләре белән мактауга лаек. Соңгы елларда гына да биредә якташыбыз "Тус" төзелеш оешмасы җитәкчесе Николай Угаслов тырышлыгы белән күп кенә төзекләндерүләр алып барылды, мәктәп, авыл мәдәният йорты бинасы яңартылды, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл ачылды. Саный китсәң, күркәм эшләре городищелыларның шактый күп. Бердәм, тырыш авыл халкы үткән ел да 3500 метр озынлыкта юллар ясаган. Яңа Чәкедә ике һәм Городище авылынды мазарлык территорияләрен төзекләндергән. Башкарылган эшнең күләме 863 100 сумны тәшкил итә.

    Шланга авыл җирлегендә

    2015 елда 950 метр озынлыктагы Ленин, В. Гафуров, Карл Маркс урамнарындагы юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш, югарыда әйтелгән урамнар буйлап су үткәргеч торбалар салынган Нәтиҗәдә 846 134,27 сум акча тотылган.

    Иске Чокалы авыл җирлегендә

    яшәүчеләр тырышлыгы белән Комсомол, Тукай, Камил Якуб, 2ая Пятилетка, Чапаев, Пионер, Киров, Пушкин урамнарындагы юллар күтәртелә. Бу 3100 метр дигән сүз, нәтиҗәдә башкарылган эшләргә 733 500 сум үзкертем акчасы киткән.

    Яңа Борындык авыл җирлегендә

    500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерү эшенә 544 500 сум акча тотылган.

    Сүз дә юк, җыелган үзкертем акчаларының күләме авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең халык санына да, билгеләнгән суммага да бәйле. Тик шуны да онытмыйк, авыл җирлеклеге никадәр зур, аның башкарасы, ясыйсы эшләре дә шулай ук бихисап.

    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләр Советының X съездында үзкертем системасы кешеләрне бераз "селкетеп" җибәрү, үз җирлекләрендәге мәсьәләләрне хәл итүдә кызыксындыру өчен кертелгән чара булуын ассызыклап үтте. Президент әлеге программаның туктатылмаячыгын, аның җирлектәге халыкның фикерләрен берләштерү, мәсьәләне хәл итү, әлеге процесста һәркемнең катнашуы-төп бурыч икәнлеген билгеләде.

    Үзара салым программасы кабул ителүгә әле өч кенә ел. Республика районнарында, җан башына, хәтта 1000әр сум җыелучылар да булган. 2016 елда исә Чүпрәле авыл җирлекләрендә үзкертем акчасын бер төрле суммадан җыелышу турында фикер тәкъдим итмәкчеләр. Без исә, менә шулай, акчаларның кая киткәне турында язып, таныштырып барырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: