Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Кәкерле авылы халкы бердәм булып урам юлын күтәргән

    -Шәһәрдән кадәр 1000гә якын километрны бер газапсыз кайтабыз, ә менә авылга кайтып җиткәч, машинаны авыл кырыенда калдырырга мәҗбүр идек,-ди Мәскәүдә яшәүче Румзия Гайнуллина.

    -Хәзер менә, аллага шөкер, карагыз, бердәм көч таулар күчерә диләр, башлаган эшебез ахыранача җитте - юллы булдык,-диде ул шатлыгы белән уртаклашып.

    Румзия Гайнуллина Яңа Кәкерледә туып-үскән, биредә аның әтисе Миңнулла абый, туганнары яши. Балалары, оныклары белән кунакка-төп йортка еш кайтып йөриләр алар. Элекке колхоз идарәсе яныннан алып үзләре яшәгән "Набережная" урамына кадәр юлны күтәртергә дип урам халкы белән бергә хәл итәләр һәм агымдагы елның май аенда әлеге эшкә керешәләр дә. Уй-ниятне башкарып чыгарга исә Мәдинә һәм Мидхат Җамалтдиновлар алына.

    Юл салу җиңел эш түгел, зур чыгымнар таләп итә. Күпләр әлеге хыялның тормышка ашачагына, урамга керерлек юл буласына шикләнеп тә карый. "Набережная" урамында барлыгы 9 йорт, ә юлның озынлыгы исә 1200 метрны тәшкил итә!

    -Эшне башлаганда кулыбызда 60 мең акчабыз бар иде. Әлеге акчаларның бернигә дә җитмәячәге көн кебек ачык. Сөйләштек тә тагын җыелышырга булдык. Кем ничек ярдәм итә алды, Миңнулла Зайнуллов гаиләсе генә дә 155 мең сум акча бирде: кызы Румзия Гайнуллина гаиләсе шәхсән -120 мең сум, уллары Рамиль-25 мең, Мәсүм гаиләсе-10 мең сум. Рәфәгать Җамалтдиновлар-15 мең, Фиргать Айнуллин-5 мең, Нурания Исхакова, Фәүзия Исхакова, Марс Хәйруллин-10ар мең, Фәрит Хәлимов-5 мең, Әнүзә Зәйнуллина һәм Фирүзә Җамалтдиновалар 1әр мең сум акча бирделәр. Район хакимияте, авыл җирлеге, агрофирма җитәкчесе Фәрит Мөдәрисовның да ярдәме зур булды. Моннан тыш, техника белән, ком, таш кайтаруда ярдәм иттеләр. Болар: Шомыршы районыннан Юрий Филиппов, Ринат Әхмәтшин, Илдар Аббазовлар,-дип сөйли Мәдинә Җамалтдинова. Алар үзләре һәм балалары: Илнар, Илсур гаиләләреннән 115 мең сум акча туплап биргәннәр.

    Менә, ниһаять, шушы күләмле хезмәткә йомгак ясар көн дә җитте. Әлеге вакыйганы да биредә зурлап бәйрәм итте урам халкы. Мәдинә һәм Мидхат Җамалтдиновлар йортында корбан ашлары уздырып, авыл халкын, кайтучыларны кунакка чакырды.

    Билгеле, бар шартларын үтәп, юл аша ал тасмалар да кисте. Юлның хәерле, имин булуын теләп Миңнулла Зайнуллов догалар укыды.

    Авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов Яңа Кәкерледә башкаларга үрнәк булырдай, максатчан, уңган-булдыклы кешеләр яшәвенә соклануын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    Юрий Филиппов:

    -Шәхсән әлеге авылга бернинди катнашым булмаса да, менә шундый игелекле эш башкаруыбыз, сезне сөендерә алуыбызга мин бик шатмын. Биредә чыннан да дус, бердәм, хезмәт сөючән кешеләр яши.

    Илдар Аббазов:

    -Без бу юлны күңелебезне биреп, булсынга дип эшләдек. Хәзер аны саклап тотасы калды, шул чагында ул озак еллар игелекле хезмәт итәр.

    Лилия Җамалтдинова:

    -Бу юл безгә күктән төшкән бәхет кебек булды. Авылда һәр йорт саен диярлек җиңел машина, фермага йөреп эшләүчеләр дә күп, шуңа ул безгә бик кирәк иде. Инде язгы-көзге пычраклар да, кышкы бураннар да куркытмас. Бу юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын!

    Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә менә шундый зур эшләрне бергә башкарып, шушылай аралашып, матур яшәүләре һичшиксез олы хөрмәткә лаек!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: