Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге бертөркем язучылар Чүпрәлегә килде

Районга мондый күләмдә язучыларның килүе сирәк күренеш. Гомумән, араларның ерак булуын сәбәп итеп мондый кунаклар безгә ничә елга бер генә килә.
Шуңадыр да инде, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге кунакларны җитәкчелек район чигендә, ипи-тоз белән каршы алды. "Татар әдәбияты көннәре" кысаларында районга килгән язучылар, төркемнәргә бүленеп, авылларга таралыштылар. Иске Кәкерле, Шәйморза, Иске Чокалы мәктәпләрендә алар укучылар, укытучылар белән очрашты. Ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары, "Туган як" редакциясе каршында эшләп килүче "Бөреләр" әдәби берләшмәсе әгъзалары, иҗтимагый оешмалардан вәкилләр чакырылды.
Очрашуларда язучылар татар теленең бүгенге хәле, телне, шул исәптән Татарстанда яшәүче аз санлы милләт вәкилләренең телен саклап калу буенча үткәрелә торган чаралар хакында сүз алып барды. Үзләре иҗат иткән әсәрләрдән өзекләр сойләделәр, шигырьләр укыдылар.
-Әдәбияткә, сәнгатькә, мәдәнияткә җәмгыятьтә уңай караш булдыру бик мөһим. Аеруча үсеп киүче яшь буынга телебезнең, милләтебезнең кыйммәтләрен җиткерү безнең бурыч булып тора. Әлеге очрашулар шуларны күздә тотып оештырылды,-ди Рафис Корбанов.
-Татар әдәбиятында эз калдырган язучыларыбыз бик күп. Районнан чыккан Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек язучыларыбыз белән дә горурланабыз. Аларның иҗатларына әдәбият дәресләрендә дә күп урын бирелә. Ә инде күренекле шәхесләр белән очрашып-сөйләшүләр үзе бер бәйрәм,-ди 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова.
Мондый әһәмиятле очрашуны оештырганнары өчен Рафис Корбановка район башлыгының Рәхмәт Хаты тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.31000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.35800
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.31700
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53200
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31100
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73000
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60300
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47300
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7400
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32600
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле“Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.26300
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.27100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.31000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле “Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.26300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика