Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Терлекчелеккә фән ярдәме кирәк

    Хуҗалыкларда малларны кышлатуның барышын контрольдә тоту, алардан продукция җитештерүне киметмәү, сыерларны үзвакытында каплату һәм яшь үрчемне исән- имин саклап үстерүне тәэмин итүгә юнәлтелгән семинарлар дәвам итә. Аның чираттагысы П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Уби филиалында узды.

    Район башлыгы Александр Шадриков җитәкләгән семинарга, гадәттәгечә авыл хуҗалыгына караган предприятиеләр җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре һәм ферма мөдирләре чакырылган иде. Әйтергә кирәк, кыш айлары терлекчеләрнең икеләтә энергия белән эшләвен таләп итә. Кайчакта азыкның җитәрлек һәм сыйфатлы булуы да бөтен проблеманы чишеп бетермәскә мөмкин. Фермадагы тулы эшчәнлек кадрларның намуслы хезмәтенә нык бәйле. Календарьда- январь. Белгечләрнең әйтүенә караганда, фермаларда күпләп бозаулау чоры башланды. Димәк, яшь бозауларның үлүенә юл куймау өчен барлык ветеринария таләпләре төгәл үтәлергә тиеш. "Дәвалауга караганда профилактика үткәрү күпкә отышлырак",- ди баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов. Уби филиалында 195 сыер асрала. Бер сыердан тәүлеклек саен тугыз килограмм чамасы сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә артык. Әлеге фермада хезмәт куючы терлекчеләрнең алга табан тагын да нәтиҗәлерәк эшләүләренә зур өмет бар. Белгечләр дә фермадагы уңай үзгәрешләрне әйттеләр. Район башлыгы Александр Шадриков терлекчелек тармагын фәнгә нигезләнмичә алга җибәреп булмаячагын тагын бер искәртте. "Ферманың табышлы эшләвен тәэмин итү өчен һәр сыердан уртача тәүлеклек сөт җитештерү ун килограммнан ким булмаска тиеш",- ди Александр Валерьевич. "Былтыргы белән чагыштырганда елны +15 процент динамика белән башладык. Темпны киметмәскә кирәк",- дип бурыч куйды агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов. Сыерның сөте телендә,- дигән әйтем бар. Маллардан продукт алуны арттыру максатында бүген нинди чаралар мөһим, дигәч тә ул: "Гадәттә коры елларда әзерләнгән азык энергиягә һәм аксымнарга ярлы була. Өстәмә чара күрмәсәң, андый азык белән тукланган сыер тиешле күләмдә сөт бирә алмый. Шуннан чыгып без ферма терлекләре рационына көнбагыш түбе, кукуруз һәм шрот кебек өстәмәләр керәтүне тәкъдим иткән идек. Ни кызганыч, күпләр моңа игътибар бирмәде. "Цильна" җәмгыяте генә 200 тонна кукуруз кайтарды. Быел фураж өчен кукрузны 2500 гектарда чәчү планлаштырыла. Шартлы һәр баш терлек тәүлеккә бер килограмм шундый фураж белән тукланырга тиеш. Сөт җитештерүдә бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк, шул вакытта гына терлекчелекне табышлы тармак итәргә була",- ди Айваз Эмилович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: