Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татарстанның Сингапуры кайда?

    Башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән көн күреп яшәгән Чүпрәле төбәгенә иртә яздан башланган корылык һәм җәй уртасыннан бүгенгә кадәр дәвам итүче яңгырлар, һичшиксез, яңа мәшәкать­ләр өстәгәндер. Хәл ителә­се проблемалары да әллә ни кимемәгәндер. Алдагы еллардан аермалы буларак, Чүпрәле якларындагы аяныч хәлләр турында хатлар килми. Әллә инде зарланудан мәгънә юк дип...

    Александр Шадриковның район башлыгы булып эшли башлавына әле күп вакыт уз­маган. Бирегә ул Ульян кала­сының иң эре районы җитәк­чесе вазыйфаларыннан күчеп кайткан. Җайлы-көйле эштән Чүпрәлегә кайтуының сәбәп­ләрен дә яшерми. Монда тудым, монда үстем, туган ягыма, якташларыма хезмәт итә­сем килә, ди.

    Район башлыгының йөрә­гемә май булып яткан тагын бер сыйфаты турында әйтми кала алмыйм. Александр Ва­лерь­евич татарча бик оста сөйләшә. Әңгәмә барышында, сирәгрәк кулланыла торган сүзләрне кыстырып карыйм. Миннән дә остарак итеп җаваплый. Сере гади: татарча газета-журналлар, әдәби әсәр­ләр белән танышып бара икән. Төрле телләрне, бигрәк тә татар телен яхшы белү мил­ләттәшләребез шактый яшә­гән Ульян каласында эшлә­гәндә дә ярап куйган.

    Район башлыгы белән сөйләшү авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән башланып китте. Александр Валерьевич әле яңа гына чөгендер кырларын әй­лән­гән. Дөресрәге, машинасы батып яткан. Йөртү осталыгы җитмәүдән түгел. "Чөгендер кырының кайбер урыннарында су җыелып тора. Көймә бе­лән керсәң генә инде, - дип уфтана. - Чөгендер төялгән машинаны ике-өч трактор белән тартып чыгарырга туры килә", - ди.

    Өстәл читендә арыш, бодай башакларыннан җыйнал­ган зур букетка күзем төшүен күреп, хикмәтен аңлата башлады: "Менә болары - яң­гырлар башланыр алдыннан өзелгән башаклар. Болары исә - берничә айга сузылган яң­гыр­лардан соң". Уңышның өчтән бере генә калган. Хәер, анысы да елына күрә яхшы - гекта­рын­нан унтугыз центнер чыккан.

    Чөгендергә килгәндә, Чүп­рәле районында ул элегрәк елларда да гектарыннан 250 - 300 центнерга җиткән. Быел исә урыны белән ике тапкыр күбрәк. Берничә айга сузылган тоташ яңгырлар да комачауламаса, рекордлы уңыш җыясылар икән.

    Терлекчелектә хәлләр шактый катлаулы булса да, район буенча соңгы алты-җиде елда беренче тапкыр диярлек сөт җитештерүдә уңай нәтиҗәгә ирешкәннәр. Монысын инде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика фән­ни-тикшеренү учреждениесе, Казан Дәүләт ветеринария академиясе галимнәре, тәҗ­рибәле белгечләр белән бер­гәләшеп эшләнгән киң масштаблы программаның беренче карлыгачы дияргә була. Чүпрәлеләр үтә авыр вакытта үзләренә ярдәмгә килгән "Ак Барс-Агро" холдингы җитәк­чесе Иван Егоровка да рәх­мәтле. Бер ел эчендә сигез терлекчелек комплексын бө­тенләй диярлек яңабаштан аякка бастыру, аны заманча техника һәм технологияләр белән тәэмин итү дистә еллар дәвамында куәтен югалта барган район өчен аеруча мөһим.

    Район өчен тагын бер юнәлеш - ул да булса, хуҗа­лыкларда җитештерелгән про­дукцияне үзләрендә эш­кәртеп, сатып алучыга тәкъ­дим итү. Моның өчен исә кайчандыр гөрләп эшләгән пред­приятиеләрне аякка бастыру кирәк. Шул исәптән Чүп­рәле сөт эшкәртү заводын. Тәү­ле­генә 120-130 мең килограмм сөт җитештерүче төбәк өчен монысы аеруча мөһим. Теләк булганда, мөм­кинлек табыла ул. Бүген әнә Иске Чүпрәле үзәгендә 150 миллион сум акча таләп ителүче сөт эшкәртү предприятиесен торгызу эш­ләре башланган да инде.

    - Чиратта - ит эшкәртү пред­приятиесе, - ди Александар Валерьевич. 17 мең баш мөгезле эре терлек, 6 меңнән артык дуңгыз, йөзлә­гән мең вак терлек, шул исәп­тән кош-корт асраучы районда ит эшкәртү предприятиесе булмау бик аяныч. Ел саен безнең авыллардан 3600 тонна ит читкә, башлыча Чуашстан республи­ка­сының Шыгырдан авылындагы ит эшкәртүче пред­приятиесенә озатыла. Баш­каларны чимал белән тәэ­мин итеп кенә яшәп булмый. Хәлдән килгәнне үзе­без эш­ләргә тиешбез.

    Район башлыгы белән сөйләшкәндә, үзем өчен шактый яңалыклар да ачтым. Рай­онның 120 гектарлы алма бакчаларындагы алмадан төрле продукция җитештерү заводы, 38 гектар мәйданны биләп торучы теплица, аэропорт, 44 гектар мәйдан биләүче логис­тика үзәге, "Борындык" стан­циясендә күп төрле объектлар, кунакханә, гидротехник корылмалар, сәүдә-сәнәгать биналары һәм күптөрле төзелеш эшләренә нигез салына. Күбе­сенең инде инвесторлары да ачыкланган.

    Вазыйфасы буенча Чүпрә­ледә еш булучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин сүзләре белән әйткәндә, бу төбәкнең Татарстан Сингапурына әйлә­нү мөмкинлеге бар. Чүпрәле районында инвестицион эш­чән­лек программасы да шуны раслый. Районның Зур Аксу авылы янында 20 миллион данә керамик кирпеч җитеш­терү мөм­кинлеге булган заводы үзе генә дә берничә авылны эшле итә­чәк, диләр. Белгечләр әйтү­ен­чә, Иске Кәкерле һәм Зур Аксу авыллары янәшәсендә табылган Альб балчыгыннан эш­лән­гән керамик кирпеч югары сый­фаты һәм ике тапкыр җи­ңелрәк булуы белән аерылып тора.

    Татар Шатрашаны авылы җирендә табылган циолит тө­зелеш материаллары өчен мөһим кушылма булуы өстенә, игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балык үрчетү тармагы өчен файдалы кушылмалар җитештерү мөмкинлеге бирә. Городище авылы янындагы цеолит, чакматаш төзелештә җы­лы­­лык саклау материаллары, төсле пыяла һәм башка материаллар җитештерүгә ярдәм итә. Мунчәли авылы янындагы кварц комыннан моңарчы чит илләрдән генә сатып алынган төзелеш материаллары җи­теш­тереләчәк. Иң сөенечлесе - бу эшләрне башлап җибәрер өчен йөзләрчә миллион сум инвестиция табылган да инде.

    ("Ватаным Татарстан", /№ 184, 12.11.2013/)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: