Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар

    Районда ятим балаларга дип төзелгән, 16 фатирны берләштергән ике катлы торак йортны ачу тантанасы булды. Әлеге торак йорт "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы буенча төзелде.

    Торак йортны ачу тантанасында Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль служба идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, район башлыгы Александр Шадриков, "ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды" Буа регионара вәкиллеге җитәкчесе Алмаз Шәрипов катнаштылар.

    Тантананы ачып, район башлыгы Александр Шадриков унөч бәхетле фатир хуҗасына котлау сүзләрен җиткерде һәм заманча итеп төзелгән, барлык уңайлыклары булган фатир ачкычларын һәм бүләкләр тапшырды. Аннан соң ул ООО "Энергосервис" җәмгыяте директоры урынбасары Сергей Ивановка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хатын, ООО "Энергосервис" җәмгыяте директоры Геннадий Волковка, прораб Михаил Васильевка район башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырды, эшне кызу темпларда башкарып, торак йортны тиз арада өлгертү өчен күп көч куйган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

    Павел Козел әти-әнисез калган ятим балаларны барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итү программасының республика эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады һәм яңа фатирларның хуҗаларына бары тик бәхет, шатлык кына китерүен теләде.

    Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, хуҗалар үз фатирларына юнәлделәр. Әйтергә кирәк, фатирлар уңайлы, җылы, газ казаннары һәм плитәләре урнаштырылган, ваннасы, бәдрәфе бар. Башка җиһазларны урнаштырып, бүгеннән үк яшәп була.

    Яңа фатир хуҗалары үзләренең уй-кичерешләрен безнең белән дә уртаклаштылар.

    Анастасия һәм Александр Митрофановлар, яңа фатир хуҗалары:

    -Тумышыбыз белән без Кече Аксу авылыннан, Казанда югары белем алдык, аннан соң шәһәрдә калган идек, үз куышыбыз булмады, фатирга түләп яшәдек. Районда президент программасы буенча торак йорт төзелүе турында да ишеткән идек. Инде үз фатирыбызны күрергә дә өлгердек. Иркен, җылы, уңайлы, җыйнак фатир. Безгә бик ошады, куанычыбыз чиксез. Район җитәкчелегенә олы рәхмәт.

    Җәлил Абутдинов:

    -Мин үзем Түбән Чәке авылыннан, Уби приютында, аннан соң Буа интернатында тәрбияләндем. Хатыным Алинә белән Казан шәһәрендә яшәдек. Үз фатирыбыз турында хыялландык. Инде менә хыялларыбыз чынга ашты.

    Наталья Анисимова:

    -Гомерем буе үз фатирым турында хыялландым, шатлыгым иксез-чиксез. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә эшлим. Биредә эш табу белән туган ягыма, фатирыма кайтачакмын.

    Алексей Васильев:

    -Без, өч ятимне: апам Аленаны, мине һәм энем Анатолийны Люся һәм Николай Адъютантовлар гаиләсе сыендыргын иде һәм алар безне тәрбияләп үстереп, олы тормышка бастырдылар. Бүген энем Анатолий белән безнең икебезгә дә яңа фатирлар бирделәр. Бу безнең өчен олы бүләк булды. Шатлыгыбызны уртаклашырга әтиебез Николай да килде. Безне үз яннарына сыендырган, кабул итеп алган әти-әниебезгә, безгә шундый бүләк ясаган хөкүмәт, район җитәкчелегенә олы рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: