Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында терлекчелектәге биш айлык эшкә йомгак ясалды

    Җәй айларын юкка гына мул һәм арзан сөт җитештерү чоры дип атамыйлар. Моңа алдан ныклы әзерлек күргән хуҗалыкларда малларның продуктлылыгы арта.

    Быелның биш аенда район буенча һәр савым сыердан уртача 2027 килограмм сөт җитештерелде. Тулаем сөт саву 9144,5 тоннаны тәшкил итте. Әлеге күрсәткечнең 2651,6 тонна, ягъни 29 проценты "Цильна" җәмгыяте терлекчеләренә туры килә. Үткән биш айда һәр савым сыердан уртача 3957 килограмм сөт җитештерүне тәэмин иттеләр алар.

    2014 елның шул ук чоры белән чагыштырганда "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Мунчәли филиалы терлекчеләре дә әлеге тармакның тагын да нәтиҗәлерәк эшләвенә ирештеләр. "Шәйморза" җәмгыятендә, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә, Зур Аксу, Яңа Чокалы, Иске Кәкерле филиалларында һәм кайбер фермер хуҗалыкларында сыерларның продуктлылыгы беркүпме артты.

    Кызганычка каршы, күпчелек товарлыклы-сөтчелек фермаларында маллардан сөт җитештерү былтыргы күрсәткечтән ким. Хәзер сөт терлекләре җәйләүгә чыкты. Яшел азык белән җитәрлек дәрәҗәдә тукланган маллардан күп һәм сыйфатлы продукция җитештерү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Алардан оста файдалана белергә генә кирәк. "Сыерның сөте телендә", дип әйтелгән мәкаль үз мәгънәсен югалтмый. Җәйге лагерьга чыккач та сөт саву үзеннән-үзе артмаганлыгын, аның өчен ашату-эчертүне дөрес оештыру кирәклеген онытырга һич тә ярамый. Моның өчен, беренче чиратта, терлекчелек белгечләре һәм ферма мөдирләре җаваплы.

    Җәйләү чорында симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрдән артым алу һәм яңа туган яшь үрчемне исән-имин саклап үстерү өчен ферма эшчәннәре дә бөтен мөмкинлектән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белергә тиешләр. Биш айлык күрсәткечләр буенча мөгезле эре терлекләрдән уртача тәүлеклек артым алу, былтыргының шул ук чоры белән чагыштырганда 17 граммга артыграк (689 гр.) булды. "Цильна" җәмгыятендә һәр мөгезле эре терлекнең тәүлек саен 838 граммга үсүен тәэмин иттеләр. "Ак Барс Чүпрәле" җәмгыятенең Чуваш Бизнәсе, Городище һәм Яңа Элмәле филиалы терлекчеләре бу юнәлештә тотрыклы эшлиләр. Быелның узган чорында районда 723,6 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелде. Шуның 147,7 тоннасы "Цильна" хуҗалыгы терлекчеләренеке. Районда мөгезле эре терлекләр саны 281 башка артты һәм бүген ул күрсәткеч 13969 башка җитте, үлү очраклары 20 башка кимеде. "Цильна" җәмгыятендә барлыгы 2309 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 700 башын савым сыерлар тәшкил итә. Ел саен малларның баш санын арттыра барган хуҗалык алдагы якын елларда савым сыерларны 1000 башка җиткерергә исәп тота. Быелның биш аенда район хуҗалыкларында 2773 бозау туган. Бу күрсәткеч былтыргының шул ук чорына караганда 43 башка артыграк.

    * * *

    Район терлекчеләренең биш айлык хезмәтенә йомгак ясау утырышында җәйге чорда ит-сөт җитештерүне арттыру, сөт көтүен яңарту, яшь үрчем алу һәм аны саклап үстерү турында да сүз барды. Һәр эш участогында дисциплина һәм контроль булырга тиеш. Шундый таләп куйды. Киңәшмә ахырында терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләр һәм белгечләрнең исемнәре аталды.

    Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән "Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең "Шигали" филиалы директоры Иршат Салихов (сөт җитештерүне бер айда 150 процентка арттырганы өчен), "Цильна" җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илнур Фәтхуллов (сөт савуны бер айда 120 процентка арттырганы өчен), җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Каракитә филиалы мал табибы Ильмас Сатдинов (яшь бозауларның үлеменә юл куймаганы өчен) һәм Яңа Чокалы филиалының көтүне яңарту буенча технологы Илгиз Хуҗиев ( май аенда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда җиде башка артыграк бозау алган өчен) бар. Аларны район башлыгы Александр Шадриков акчалата премияләр белән бүләкләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: