Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле өлкәннәре компьютерга өйрәнә

    Хорновар- Шигали урта мәктәбенең информатика сыйныфына укырга килгән бер төркем пенсионерлардан шундый сүзләр ишетергә туры килде. Төркем тупларга булгач та, берничә көн эчендә 15 ләп кеше язылырга да өлгергән.

    Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе оештыра. "Өченче буын университеты" проекты кысаларында соңгы биш ел дәвамында гына да районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенгән. Укыту түләүсез оештырыла. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә. "Хәзерге пенсионерлар күп белергә тели, миннән булмый инде, картайдым",- дип әйтмиләр. -Монысы бик куанычлы, үзләре теләп йөрүчеләр тиз дә өйрәнәләр, өйләренә компьютер да алып куялар,- ди район пенсионерлары башлыгы Дамир Алимов. - Интернет челтәре ярдәмендә без on-line режимында танышларыбыз, туганнарыбыз белән дә аралаша алабыз. Дарулар, дәвалану ысуллары һәм башка файдалы киңәшләр турында мәгълүматлар туплыйбыз, - диләр пенсионерлар. Төркемдә унбишләп кеше. Иң өлкәне Валентин Михайлов, аңа быел 76 яшь тула. Бөтен гомерен колхоз эшендә үткәргән, озак еллар дуңгызчылык фермасын җитәкләгән. Компьютерга өйрәнә алуына шикләнми. Гомумән, өлкәннәрнең күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, "тычкан"ын йөртү турында инде әйтәсе дә юк. Балалар кебек бик тиз генә эләктереп алмасалар да, теләгенә кергәч, барысы да килеп чыккан. Ә инде уллары-кызлары, оныклары янында әз-мәз утыргалаганнар бүген компьютер программаларында тагын да иркенрәк йөзә башлаган. Мәктәпнең информатика укытучысы Марианна Михайлова: "Бүгенге картларны моннан 30- 40 елгылар белән чагыштырып булмый, аларның омтылышлары да, уй- фикерләре дә, гомумән дөньяга карашлары да бөтенләй бүтән",- ди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: