Туган Як
  • Рус Тат
  • Авылларның киләчәге-эшлекле кешеләр кулында

    Республикада авыл халкының эшлекле сыйфатларын үстерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытуга зур игътибар бирелә.

    Бүген республикада һәм районнарда күп кенә федераль программалар уңышлы эшләп килә. Әйтик, үзмәшгульлек программасы буенча гына да безнең районнан 965 кеше 56,6 млн. сумлык субсидия алган. Шуның иң саллы өлеше 2010 елга туры килә, ул елны 525 кеше 30,8млн. сум субсидия алган. Субсидия акчаларына башлыча мөгезле эре терлек сатып алына. Шулай итеп, районда аларның баш саны 1800 гә арта, шул исәптән 295 баш савым сыерын арттыруга ирешелә. Әлеге саннарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов муниципаль район Советының чираттагы утырышында ясаган чыгышында китерде.

    -Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 4640 савым терлеге исәпләнә, шуңа өстәп 5372 баш шәхси хуҗалыкларда. Әлбәттә, бу күрсәткечләр, үзмәшгульлекне генә түгел, ә халыкның көндәлек керем чыганагын билгеләүдә дә зур роль уйный. Шуңа да бүген безнең бурыч - хуҗалыкның барлык төрләрен алып баруны уңышлы оештыру. Ә моның өчен билгеле программалардан отышлы файдалана белү кирәк,- диде ул.

    Чыннан да хәзерге вакытта шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларын, башка авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеген, терлекчелекне ныклы үстерү өчен шартлар тудырылган. Моңа мисал итеп, берничә ел элек старт алган "Лизинг-Грант" программасын да китерергә була. 2009-2011 елларда бу программада районнан 112 кеше катнашып, 70се грант (акчалар) алуга иреште. Шушы акчаларга алынган җайланмалар районда уңышлы гына эшләп китте.

    Үз эшен башларга теләүчеләргә банклар тарафыннан да теләктәшлек белдерелә. Әйтик, райондагы "Ак Барс", "Россельхозбанк", "Сбербанк" филиалларында теләгәннәр өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә түбән процентлы (ЛПХ) кредитлар бирү каралган.

    Кредитларны терлек сатып алу белән беррәттән, терлек тоту урыннары төзүгә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга файдаланырга була. Әлеге кредитлар бирелә башлаганнан бирле райондагы һәр бишенче гаиләнең әлеге мөмкинлектән файдалануын күрү куанычлы күренеш.

    Димәк, авыл җирлекләрендә тормыш кайный дигән сүз.

    Шулай да, әлегә авыл кешесендә югарыда әйтелгән мөмкинлекләргә карата шик-шөбһә яшәп килә. Монысы да бәлкем урынлыдыр. Чөнки күп кенә чит илләрдә кулланылып килүче кредит системасы бездә әле яңалык буларак кабул ителә. Ә бит шушы ук чит илләрне алсак, андагы тормышны күреп, алай ук начар түгеллеген аңларга да була. Әлбәттә, кредит, программалар үзләре генә берни эшли алмыйлар, монда беренче чиратта тырышып эшләү мөһим. Аннан барлык кешегә дә гел терлек асрау белән генә шөгыльләнергә димәгән бит. Һәркемнең күңеленә ятышлы үз һөнәре булырга мөмкин. Әйтик, умартачылык белән шөгыльләнергә, тавык, каз яисә күркә үрчетергә, я булмаса теплицалар корып, яшелчә үстерергә була.

    Ни генә булмасын, хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән әлеге программалар нигездә авылларны саклап калуга юнәлдерелгән. Дөрес, күпчелек шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кыенлыкларга юлыгу хакында, бизнес-планнар тутыру авырлыкларын әйтәләр. Әлеге уңайдан да хөкүмәт тарафыннан төрле уңайлыклар булдыруны күздә тотабыз, дип вәгъдә итәләр. Аннан агымдагы елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә авыл яшьләрен дә тартмакчылар. Билгеле булганча, әлеге юнәлешнең башлангычы булып республиканың муниципаль берәмлекләрендә Аграр яшьләр оешмалары оештырылды. Агымдагы елдан "Яшь фермер", "Яшь эшмәкәр" программалары да старт алачак.

    Сүз дә юк, эшнең ниндиен генә башларга уйласаң да ул шикләндерә. Әмма, бүген башламаганнар иртәгә инде соңга да калырга мөмкиннәр, ник дисәң, дәүләт бүген ярдәм бирә икән, аңардан бүген үк файдаланып, үз эшеңне башлап җибәрү мәслихәт.

    Соңгы елларда "Гаилә фермалары" эшчәнлеген киң җәелдерү турында сүз алып барыла. Безнең районда исә югары технологияле 4 гаилә фермасы эшчәнлеген башлап, уңышлы гына эшләп килә, 19 гаилә фермасы исә бүген төзелеш барышында. Гаилә фермаларын төзүгә 6 млн.га якын дәүләт ярдәме (субсидия) һәм 10 млн. сумнан артык кредит акчалары кулланылган, 2 ферма асфальт юлга тоташтырылган.

    Яңа Чокалы авылындагы Хисаметдиновлар (рәсемдә) фермерлык эшенең башка юнәлешен-чебиләр (бройлерлар) үрчетүне хуп күрәләр. 9 мең башка исәпләнгән фермада бүген "урак өсте". Бер-бер артлы төзелгән инкубаторлары үз "уңышларын" бирә, урнаштырып кына өлгер. Алар ай дәвамында чебиләрне үзләрендә тәрбиялиләр. Аннан соң гына саталар икән. Быел йомыркаларны гаилә башлыгы Фәрит Чувашиядән алып кайткан.

    - Йомыркалар әйбәт булды,-ди тормыш иптәше Зөбәрҗәт. Инде берничә партиядә 2,5 мең баш чеби чыгарга өлгерде. Аларга башлап махсус, витаминлы, Самара өлкәсеннән барып алып кайткан ризык ашатабыз. Аннан әкренләп көндәлек кулланыштагы ризыкларга яраклаштырабыз. Шуннан соң гына сатуга чыгарабыз.

    Хисаметдиновлар гаиләсе бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, күңелләрен биреп эшли. Чебиләрне көрәйтү өчен махсус тагын бер ферма салырга исәпләп, төзү материалларын да алып куйганнар.

    Әйе, һәр эш үзенчә корылган, аның үз тәртибе, үз җае бар. Шул ук вакытта, чеби үрчетү дә, терлек тоту да һәрбер тармак тагы кебек чыгымнар таләп итә. Әмма әлеге гаиләләр мисалында гына да без авыл тормышын үз иткән, аның ямен-тәмен белүчеләрне, киләчәккә өмет белән караучыларны күрәбез. Ә шушындый гаиләләр барында гына бит авылларыбыз яшәячәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: