Юллар саклык сорый
Балаларның язгы каникуллары дәвам итә.
Кышкы салкын көннәрдән соң аларны өйдә утырдам димә инде, җылы кояш нурын сипкәндә бала- чага иртәдән кичкә кадәр урамда уйнарга әзер. Тик менә каникулларның файдалы һәм имин үтү өчен барлык ата- ана да кайгыртамы икән? Хәзер урамдагы машина юллары тәмам кардан арынды. Ә бала-чага, кагыйдә буларак, коры асфальт өстендә уйнарга ярата. Бер карыйсың алар туп тәгәрәтә, ул да булмый кечкенә велосипедны этешә-этешә юлның нәкъ уртасында ук мәш килә башлыйлар. Автотранспорт юлы балалар өчен никадәр куркыныч икәнлеген һич тә онытырга ярамый. Ата-аналар һәм олылар бу хакта даими күз-колак булыгыз, балагызның гомеренә битарафлык күрсәтмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев