Тәртип бозган җәяүле дә җавапка тартыла
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән өчен транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф каралган. Мондый урыннарда җәяүлеләр дә кагыйдәгә буйсынырга тиешләр.
Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә тәртип бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелгән. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрдан күрергә мөмкин. Мондый очракта җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы 65 процентка кими дигән сүз. Балалар турында да берничә сүз. Уку елы ахырына якынлаша. Сез, олылар еш кына балагыз белән мәктәпкә, яисә ясле- бакчага барасыз, урам аша чыгасыз. Ә бала өлкәннәрнең үз-үзен тотышын хәтеренә бик нык сеңдерә. Шуның өчен урамда йөргәндә сез аңа үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балагызның сәламәтлеге һәм тормышы шуңа бәйле. Кагыйдәләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрвакыт үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев