Табигатьтә талпаннар активлашкан чор: саклану кагыйдәләре
Яз-җәй башында табигатьтә талпаннар активлаша. Әлеге бөҗәкләр бик тә яман энцефалит авыруын таратучылар булып тора.
Талпанны эләктермәс өчен урманга барганда, табигатькә чыкканда гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Беренчедән, өс киемегезне ачык төстәгесен сайласагыз, кадалган талпанны күрү мөмкинлеге зуррак булачак. Кул, аяк чукларыннан киемнәрне тыгыз итеп беркетеп куегыз.
Өс киемегезне "Фумитокс - антиклещ", "Торнадо - антиклещ", "Пикник - антиклещ" препаратлары белән эшкәртегез. Табигатьтән кайткач, әлеге өс киемнәрегезне өйгә кергәнче салып калдырыгыз.
Талпан кадалган очракта тән температурасы кисәк 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре күренә башлый.
Тәнгә кадалган талпанны алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
- бөҗәкне пинцет яки чиста марля белән ураткан бармаклар ярдәмендә аның авызына якынрак урыннан тотыгыз. Аннан тешләнгән урынга перпендикуляр рәвештә тотып, талпанның гәүдәсен күчәре тирәли әйләндереп, зыян күрүченең тәненнән тартып алыгыз;
- талпан тешләгән урынны бу максатка яраклы чаралар белән (70 %лы спирт, 5 %лы йод, одеколон) эшкәртегез;
- талпанны тартып алганнан соң кулларыгызны сабынлап юыгыз;
- әгәр тәндә кара тап күренеп калган икән (башы яки борыны), бу урынны 5 %лы йод белән сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев