Чүпрәледәге 194 юл һәлакәтендә ике кеше үлде
Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучы 25 кешенең күбесе район үзәк хастаханәсенә озатылды.
Автоинспекторлар һәр "ДТП" ның сәбәбен ачыкларга тырыша. Статистик мәгълүматларга караганда, юл һәлакәтләренең күпчелек өлеше яз һәм көз айларына туры килә. Һәм анда күберәк машина йөртү тәҗрибәсе булмаган, яки руль артында өч елдан да ким стажлы шоферлар гаепле дип табыла. Ни өчен аварияләр яз һәм көз айларында, диярсез. Бу чорда машина йөртүчеләр һава шартларына һәм юлларның торышына тиз генә күнегеп китә алмыйлар. Ә бозлы һәм тайгак юллар берәүне дә аямый. Аз гына ялгышлык та кире кайтарып ала алмаслык ялгышлыкка китерергә мөмкин. Соңгы айлардагы юл һәлакәтләре анализларыннан күренгәнчә, шоферларның күпчелеге тизлек режимын үтәмәгән. Һәрхәлдә ашыгулык яхшыга илтмәгәнне күптән аңларга вакыт. Андый шоферлар үзләрен генә түгел янәшәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар. Хәзерге вакытта юллар бигрәк тә бозлы. Аның никадәр хәвефле икәнен җәяүлеләр дә, транспорт йөртүчеләр дә аңларга тиеш. Үзегезне саклагыз, әйләнә тирәдәгеләргә дә игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев