Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, ул сумманың икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, я 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
-Кодексның 20.25 статьясы нигезендә,штрафны 70 көн эчендә туләргә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 82 шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 48 -енә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, 22 арест бирелде. Мондый күңелсезлеккэ дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлекчәсеннән 2-23-45 телефоны аша белешеп торырга кирәк,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.
Нет комментариев