Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Быелның ике аенда балалар катнашында 64 юл һәлакәте булды

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан 23 марттан 31мартка кадәр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгариф бүлеге белән берлектә комплекслы чаралар үткәрә.

Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатлана. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк.

Март башларында район үзәгендәге җәяүле кичүендә җиңел автомашина 5 сыйныфта укучы баланы бәрдерә. Имгәнү алган бала хастаханәгә озатыла. Татарстан Республикасы буенча быелның ике аенда балалар катнашында 64 юл һәлакәте булды. Шуланың икесендә ике сабыйның гомере өзелә. Мондый мисалларны бихисап күп китерергә мөмкин булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча махсус утыргычлар авария вакытында үлем очрагын- 54 процентка киметә. 12 яшькә кадәр балалар машинада бары тик махсус утыргычларда йөртелергә тиеш.
Атналык барышында балигъ булмаганнар эше буенча служба хезмәткәрләре белән берлектә урамда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыклау, алар арасында аңлату эшләре алып бару буенча рейдлар оештырылачак. Балаларның куркынычсызлыгы, иминлеге турында иң беренче чиратта ата-аналар кайгыртырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы каникуллар юл һәлакәте Балалар