Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә исерек шоферларга тынгы күрсәтмиләр

    Агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган өчен 219 машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Алты юл- транспорт һәлакәте теркәлде, бер кеше һәлак булды. Үткән елның шушы чорында исерек килеш машина идарә иткән өчен 59 шофер тоткарланса, быел ул күрсәткеч 32 генә булды. Шуны искәртим, исерек шоферларны аулау дәвам итә....

    Агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган өчен 219 машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Алты юл- транспорт һәлакәте теркәлде, бер кеше һәлак булды. Үткән елның шушы чорында исерек килеш машина идарә иткән өчен 59 шофер тоткарланса, быел ул күрсәткеч 32 генә булды. Шуны искәртим, исерек шоферларны аулау дәвам итә. Автоинспекция хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре бергәләп үткәргән профилактик чаралар да яхшы нәтиҗә бирә. Без аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы авыл җирлегендә оештырабыз,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: