Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Исерек машина йөртүчеләрне - рәшәткә артына!

    Быелның 1 июленнән Россия Җинаятьләр кодексына төзәтмәләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр машина белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен иректән мәхрүм итүне күздә тота.

    Төгәлрәк әйткәндә, яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүче руль артына яңадан исерек хәлдә утырса, аңа 200 000 - 300 000 сум (яки шоферның 1 елдан 2 елга кадәрге чорда алган хезмәт хакы күләмендә) штраф салачаклар яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Моннан тыш, исерек хәлдә машина йөртергә яратучыларны 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итәргә мөмкиннәр. Россия Җинаятьләр кодексына төзәтмәләр шулай ук ахыры үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган салмыш шоферларга карата җәзаны катгыйландыруны күздә тотты. Хәзер яңа төзәтмәләр нигезендә, исерек машина йөртүче гаебе белән кеше үлгән икән, аңа - 7 елга, әгәр дә 2 һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булса, 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Шуны да искәртим, исерек килеш машина йөрткән һәм туктаткач та полиция хезмәткәренең әлеге законлы таләбенә буйсынмаучыларны 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртып куюлары да ихтимал. Әйе, исереккә юлда урын булырга тиеш түгел. Чөнки нәкъ менә шундыйлар гаебе белән Россия юлларында ел саен ике меңнән артык кешенең гомере өзелә. Ә фаҗигага юлыгып төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алучылар күпме, гаиләләргә килгән кайгы- хәсрәтнең чиге юк,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Айрат Хуҗиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: