Туган Як
  • Рус Тат
  • Тоз тәме

    Көзге ямьсез көннәр. Ни җирне туңдырып, кары явып кинәндерми, ни җылытып аяк астында каты сукмак салынырдай киптерергә исәбе күренми. Сугыш ачысына көзнең шундый әлҗе-мөлҗе хәләте дә кушылып, җанны бимазалый. Ачлы-туклы яшәп, шешенә дә башлаган адәм баласы яшәргә тырышып тартыша. Шулар арасында көн күрүче Нәгыймәнең үзеннән дә бигрәк сабые өчен йөрәге...

    Көзге ямьсез көннәр. Ни җирне туңдырып, кары явып кинәндерми, ни җылытып аяк астында каты сукмак салынырдай киптерергә исәбе күренми. Сугыш ачысына көзнең шундый әлҗе-мөлҗе хәләте дә кушылып, җанны бимазалый. Ачлы-туклы яшәп, шешенә дә башлаган адәм баласы яшәргә тырышып тартыша. Шулар арасында көн күрүче Нәгыймәнең үзеннән дә бигрәк сабые өчен йөрәге сыкрый. Бигрәк тә чирләшкә булып туды шул нарасые. Булган ризыгын авызыннан өзеп каптырса да, тернәкләнергә ашыкмый, җанашы. Әллә ютәл дә эләктерде инде шунда. Йөзе бөтенләй сулып, төссезләнеп үк калды.

    Соңгы көннәрдә аңа игътибар да кими төште шул. Кайгылы хәбәр тирә якта ни барын күрергә теләүдән бөтенләйгә аерды. " Ирегез батырларча һәлак булды", дигән язу кисәгенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде Нәгыймә. "Җиңеп кайтырбыз, көт!" дип чыгып киткән иде бит. Җаны шушы кәгазь кисәге булып килеп ирештемени соң? Юктыр, саудыр Мәүлет, аның Мәүлете үләргә тиеш түгел. Аны бит монда балалары, япь-яшь хатыны көтә. Шундый авыр заманда язмыш кочагына якыннарын ташламас бит инде.Ул бит әле нәни кызын кулына алып сөяргә дә элгермичә китеп барган иде.Юк, ул исән, ул кайтып аларны ач үлем тырнагыннан коткарачак...

    Болай кайгы шәленә уралып утырып кына булмас ахрысы. Заһидәләргә кереп чыгаргадыр, аның җыеп киптергән дару үләннәре булырга тиеш, бетмәгәндер әле. Шуларны алып чыгып баласына эчерсә, тернәкләнеп китмәсме. Әтисе кайткан мәлдә икәүләп кочагына ташланырлар, боерган булса.

    ...Күршесе Нәгыймә кергәндә Заһидә учак тергезергә маташа иде. Ике күрше колхоз эшенә бергә йөриләр, ярыша-ярыша эшлиләр, сердәшләр дә. Әле дә үзара тату яшиләр. Тик сугыш афәте генә бу дуслыкка ниндидер киртә-тоткарлык сала кебек. Заһидәнең тормышы Нәгыймәнекенә караганда хәллерәк. Ул шәһәргә барып тоз алып кайта. Аны ашамлыкка, башка кирәк-яракка алмаштырып торганлыктан, балалары да ачлыктан бик иза чикмиләр.

    -- Уз, Нәгыймә, уз, нәрсә ишек катында торасың. Хәзер чәем кайнап чыгар.

    Нәгыймә хәлсез генә сәке читенә килеп утырды. Изрәп йоклап ятучы ике сабыйның өсләрендәге юрганнарын җайлап, төзәтеп куйды.

    -- Йоклыйлар,--диде, пышылдап кына,--ә минеке йоклый алмый, ютәл бимазалый үзен. Синең дә шифалы үләннәрең калмагандыр инде, Заһидәкәй?

    Ул сораулы карашын күршесенә төбәде. Өстәл янына утырып кысыр чәй эчтеләр. Сүз үзеннән-үзе керәчәк кышка килеп төртелде.

    --Син, Нәгыймә, әйдә минем белән, иртәгә тагын Канашка тозга барырга җыенам, чана да шуа инде хәзер, тартып кайтуы җиңелрәк булыр. Тоз алып кайталсак, балаларыңа ашарга юнәтерсең. Әйдә, миңа да юлдаш булырсың.

    Үзе сөйләнә - сөйләнә Нәгыймә кулына бер уч киптерелгән үлән һәм бер кисәк шикәр салды. "Балаларың минекеләр янында торып торыр",- дигәч, ризалашты Нәгыймә.

    Кайтып күршесе биргән үләнне кайнатып, кызына эчерде. 12 яшендәге улын бригадир эшкә алып киткән бугай. Балалыктан чыгып та җитмәгән нарасыен колхоз эшенә чакырып тинтерәтәләр. Уку тәтеми дә . Кызганыч, тик ни хәл итәсең, ил өстенә төшкән авыр афәтне шул сабыйлар да өлкәннәр белән бертигез күтәрә...

    Итәгендә йоклап киткән кызчыгын ипләп кенә урынына илтеп салды. Юлга әзерләнәсе бар. Ара да бик ерак шул, кунмыйча барып җитеп булмый. Ярый ла караңгы төшкәнче урманны үтеп калып булса. Зур кара урманда сугыштан качып калучылар, әсирлектән котылучылар тулып ята диләр. Алар ачлыктан хәтта кешене дә тотып ашыйлар, имеш. Сөйләвен сөйлиләр, әмма бу авылдан әлегә аларга эләгүчеләр булганы юк, шөкер. Алла саклар әле, Нәгыймәләрне дә... Тозын алып кайтсалар озын кышның очын-очка ялгау җае чыгар иде әле. Идән астында бәрәңгеләре дә бар бераз, аннан язга да озак калмас, бәлки сугыш бетеп, ире дә кайтыр...

    ...Алар юлга чыкканда бик иртә, яктылык та беленми иде әле. Шактый атладылар. Баштарак җил-җил атлаганга, Заһидәнең аруы булды ахрысы, дәшми башлады. Әллә ирле тормышның ничек рәхәт булуы турындагы хәтирәләргә бирелдеме? Әллә алда кара урманны ничек кичәсен уйлап шомланамы?

    --Маяк авылында минем таныш карчыгым бар, шунда кунып чыгарбыз. Аңа дип азрак көмешкә дә алдым, шуны бирербез, кундырыр.

    Кичке урманның шомлылыгы, авылда йөргән сүзләрнең куркынычлылыгы, анда-санда ботакларның шыртлап сынуы Нәгыймәнең арка миен чымырдата иде.

    Чуаш карчыгының йорты урман авызында ук икән. Чаналарын өй бүрәнәсенә сөяп калдырып, эчкә үттеләр. Карчык почмакта, тезләнгән, гыйбадәт кылуы иде бугай. Боларга күз чите белән генә карап алып, өй эчендәге бердәнбер эскәмәягә ымлады. "Утырыгыз", диюе шушы булдыдыр. Карчыкка көмешкәне биреп, үзләре өйдән әзерләп чыккан ризыкларын капкалап алгач, йокларга яттылар. "Бичаракайлар, ниләр эшлиләрдер инде", дип сабыйларын уйлады Нәгыймә. Абыйсы сеңелесен караса ярар иде, йоклаганда өсте ачылса, йөткерүдән туктамас та. Кызының яшьле йөзе күз алдыннан китмәгән килеш йоклап китте.

    Тозны ничек җитте шулай юнәттеләр. Кайтырга кузгалабыз инде дигәндә, Заһидәнең муенына бер хатын килеп сарылды. Апасы икән.

    --Сеңелкәем, җизнәң кайта бит, поезд белән, ике аягын да кискәннәр. Хәбәре булмагач үлгәндер дигән идек, ул госпитальдә яткан.

    Әлеге апаның илереп елавыннан шулар аңлашылды: Заһидә җизнәсен чана белән тартып кайтырга тиеш булачак. Нәгыймә исә аны көтеп кала алмый иде, ялгыз калган балалары янына кайту юлына ул ялгызы кузгалды. Кайтыр юл килгәндәгедән авыррак. Арттан авыр йөк - тоз сөйрәлә. Арка уеннан аккан тирдән юешләнеп беткән киемнәр үзе дә тозлы. Сугышны, ачы язмышны, немец бәдбәхетне кәһарләп аккан күз яше дә тоздан тора. Ачы тоздан каешланган бау җилкәне уеп керде, авыр эштән яргаланган кулларының яраларына тоз кереп әчеттерде. Саран кояш урман өстен нурландырып алып, иртәгә тиклем, дип хушлашканда ул чуаш әбинең өе янында иде. Тоз салынган чананы ишек алдында, ачыклыкта калдырып булмаганлыктан, сарай эченә узды. Ару, йончу, ачыгу аңны томалаган. Шуңа да, түмәргә чабып куелган балтага, стенадагы тапларга, түмәр янына җыелган күлдәвеккә игътибар бирсә дә, берни уйлый алмады. Ике кешенең урманга чана тартып кереп китүләрен күргәч тә уйлары: "Кара, бу авылда ирләр бар икән", диюдән узмады.

    Карчык тагын почмакка тезләнгән иде. "Нинди гөнаһлары өчен армый-талмый ходайдан ярлыкау сорый икән бу?"дигән соравына җавап эзләп маташмады Нәгыймә. Эскәмияне мич буена этәрде дә, шунда лып итеп килеп утырды. Аяклары гына түгел, бөтен тәне сулкылдый иде. Мичтән бөркелгән җылылык хатынны бөтенләй йомшартты, күзләргә йокы булып эленде. Тәрәзәләрдә яктылыкның бөтенләй булмавын, аларны тышкы яктан томалап куелганын ул инде йокы аралаш кына күрде. Төшендә янына Мәүлете килде. Ул исән имеш, печән чаба. Ай, кулын кискән түгелме, әнә бит яралы кулын хатынына суза. Үзе ачулы да кебек, "Тоз сал әле ярама, тоз сал, ул төзәтер", ди. Печән чапкан иренең кулында никтер чалгы түгел, балта. Бу бая күргән, түмәргә чабып куелган балта түгелме соң, үзе канлы да. Мәүлете аңа балта белән кизәнә, үзе: "Мин сине алып китәм", ди. Хатынның " Ә балалар?" дип ялваруын ишетми дә...

    Әллә сабыйлары турындагы уй уяттымы, ул кисәк кенә күзен ачты. Каршысында Мәүлете урынына сәләмәләргә төренгән ир-ат тора иде. Аны җан ачысы белән этеп, ишеккә ыргылды Нәгыймә. Кармаланып ишек элгечен эзләгәндә башына ни беләндер суктылар. Аңына килгәндә ул сарай эчендә иде инде, чанасы да, тозы да янда гына. Хәзер, хәзер, ул торыр, бауны иңенә эләр дә, китәр. Балаларына ризык булыр, кесәсендә кызчыгына дигән шикәре бар, ул әнисен көтәдер, елыйдыр... Нигә кымшанып та булмый соң әле, шуның кадәр үк арылдымы икәнни? Кул-аяклары нигә хәрәкәтсез? Бу ике ир-ат кемнәр соң? Ай-й-й, аны бәйләгәннәр түгелме?.. "Җибәрегез, балаларым хакына", дип кычкырырга теләде, тавышы чыкмады, авызы да ни беләндер томаланган икән, ләбаса. Карчык та шунда гына йөри. Ул нишләп ярдәмгә килми икән? Ничек котылырга?..

    ...Баш очында балта ялтыраганда Нәгыймәгә карчыкның сүзләре килеп иреште: "Монысының башын күмәсезме, үзегез белән алып китәсезме, теләсәгез кая илтегез. Сездән калган кеше башларын яшерә-яшерә кисәгем калмады..."

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: