Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шамил Вильдановның бөтен тормышы Чүпрәле районы белән тыгыз бәйләнгән

Яхшылык җирдә ятмый

Шамил ага озак еллар туган як һәм аның халкы файдасына намуслы хезмәт итте. Ул күп балалы гаиләдә, алтынчы бала булып, дөньяга килә. Әтисе Әхмәдулла агай ике сугышта катнаша. Соңгысында яраланып, демобилизацияләнә. Туган якларына кайткач фронтовикны Уби участок хастаханәсенә хуҗалык мөдире итеп билгелиләр. Шамил да Уби авылында туган. 1946 елда алар яңадан туган авылларына, Яңа Кәкерлегә күченәләр.

Шамил җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Бер үк вакытта кичке мәктәптә дә укый. Аннан соң Ульяновск шәһәрендәге һөнәрчелек училищесына укырга керә, шофер һәм тракторчы таныклыкларын ала, шулай ук, слесарь-төзәтүче белгечлеген дә үзләштерә.

Юбиляр Фото Римма МәүлетоваСоңыннан туган авылына кайта һәм колхозда тракторчы булып эшли башлый. Һәм укуын дәвам иттереп, механик белгечлеген дә ала. Яңа һәм Иске Кәкерле авыллары арасында төзелгән кирпеч заводында механик итеп билгеләнә. Бу елларда кирпеч заводы үзгәртеп корыла. Барлык эшләр автоматлаштырыла, яңа пресс-мичләр сафка баса.

1976 елда Шамил Әхмәдулла улы «Алга» колхозына баш инженер итеп эшкә кайта. Бу вазифаны ул 1987 елга кадәр башкара. Шуннан соң аңа мәктәптә хезмәт дәресләре буенча укытучы вазифасын тәкъдим итәләр. Бу эшкә дә бик теләп алына.

90 нчы елларда Яңа Кәкерле авылында «Таң» колхозы оештырыла. Шамил Әхмәдулла улы авыл халкы тарафыннан яңа оешкан «Таң» колхозы рәисе итеп сайлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Шамил ага нинди генә вазифаларда эшләмәсен, ул кеше хезмәтенә хөрмәт белән карый. Яңа Кәкерле халкы шуның өчен дә Шамил аганы бары тик яхшы яктан гына искә ала.

«Ул бик ярдәмчел җитәкче иде», диләр. Гадел булу кебек сыйфатлары белән дә ул һәркемнең йөрәгендә урын алган. Шул аңа Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгәч тә бик ярдәм итә.

Яңа Ишле авыл җирлеге составында өч авыл бар: Яңа һәм Иске Ишле, Яңа Кәкерле. Бу авыллар халкы Шамил Әхмәдулла улын беркайчан да тавышын күтәрмәүче, бик әдәпле булуын, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүче буларак таныйлар.

Төрле елларда Шамил Әхмәдулла улы төрле ведомстволарның һәм службаларның Мактау Грамоталары белән бүләкләнә. 2022 елда Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу медале белән бүләкләнде ул.

Юбиляр Фото Римма МәүлетоваТормыш иптәше Гөлсинә ханым белән алар өч ул тәрбияләп үстерделәр, өчесенә дә лаеклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр. Шамил абый белән Гөлсинә апа 49 ел бергә гомер итәләр. Гөлсинә ханым пенсиягә чыкканчы Яңа Кәкерле мәктәбендә эшли. Кызганычка каршы, өч ел элек Гөлсинә ханым авыр чирдән вафат булды. Аларның бүген көндә алты оныгы бар.

Шамил абый лаеклы ялда булса да тик тормый. Бал кортлары, тавык-чебешен асрый.
Юбилярның туган көненә аның барлык балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары, күршеләре килде.

Район үзәгеннән без: мин-авылдашы, берүк вакытта редакция журналисты; район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин; район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин; Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов; Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов та килдек.

Юбиляр Фото Римма Мәүлетова80 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан юбиляр котлау открыткаларын, Рәхмәт Хатларын, бүләкләрне күп кабул итте бу көнне.

Халык телендә «Яхшылык җирдә ятмый» дигән бер гыйбәрә бар. Мәгънәсен кылган яхшылыкларыңның үзеңә кире әйләнеп кайтуыдыр, дип аңлыйм мин. Нәкъ менә Шамил ага мисалындагы кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев