Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлының алдынгы савымчысы, уңган хуҗабикәсе

Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында «Цильна» җәмгыяте сыер савучысы Зөлфия Җәббарова Диплом һәм акчалата бүләк алды.

Зөлфия Җәббарова хатын-кызларның бар яхшы сыйфатын үзенә туплаган — җор телле, тырыш, кайгыртучан ана һәм тугры тормыш иптәше. Шуңа өстәп уңган хуҗабикә дә әле ул. 

Зөлфия кече яшьтән үк әти-әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри, өйдә дә ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач та читкә китми, авылда кала. Яшь кыз авылдагы балалар бакчасына кече тәрбияче буларак эшкә килә һәм җиде еллап шунда хезмәт куя. Уңган, бар эшне дә үзе белеп, төгәл, җиренә җиткереп башкаручы Зөлфияне колхоз җитәкчелеге фермага сыер савучы итеп чакыра. Бу вакытта авылда балалар бакчасының ябылган чагы. Зөлфия дә «Цильна» җәмгыятенең иң алдынгы комбайнчыларының берсе булган Ингель Җәббаров белән гаилә корган була

Тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша Зөлфия.

-Ул елларда чиләкле аппаратлар белән сава идек сыерларны. Группамда 25 сыер бар. Коллективыбыз бик әйбәт, тәҗрибәле сыер савучылар ярдәмгә дә килделәр киңәшләрен дә бирделәр,-дип искә ала Зөлфия үзенең беренче хезмәт елларын. 

Бүген исә сыер савучыларның группаларында 55-әр, 60-ар сыер. Зөлфия ханым карамагындагы группада да 55 савым малы. Алардан тәүлегенә тоннадан артык сөт сава уңган савымчы.

Сөт саву процессы механикалаштырылган булса да, сыер саву җитди хезмәт булып кала. Монда терлекләр белән аралаша белергә, 55 сенең һәркайсына аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Һәркөн сәгать 4тә тору гына ни тора(!) 

Хатын-кызны бит әле өйдә дә мең төрле мәшәкать көтә: ашарга пешерү, өй җыештыру, балаларның, ирнең өс-башын тәртиптә тоту һ. б., һ. б.. Зөлфия ханым бу эшләрнең барысын да иренмичә, бар күңелен биреп башкара. Өстәл тулы ризыгы, бакчада төрле җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә.

Тигез тормышта ире Ингель белән ике кыз: Ильмира һәм Вәсиләне тәрбияләп үстерәләр. Кызлар да әти-әниләренә ошаганнар -нык куллы, көчле характерлылар. Әтиләренә урак вакытында хәтта ярдәмгә киләләр иде. Әти кеше комбайнчы ярдәмчесе булып эшли алган кызлары белән нык горурлана иде.

Инде балалар үсеп, туган һәр көнгә куанып яшәгәндә гаилә башлыгы көтмәгәндә вафат була. Әлбәттә, Зөлфия ханымга да кайгыларны җиңү җиңел бирелми, туганнары, балалары, авылдашлары, җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров аңа нык ярдәм итәләр. Барлык авырлыкларны җиңеп, тормышка теш-тырнагы белән ябышып хезмәтен дәвам итәргә үзендә көч таба ул. 

Тынгысыз, зур көч, тырышлык таләп итә торган хезмәттә 30 елга якын гомере үткән язмабыз героеның.

Бүген Зөлфия Җәббарова һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешкән, район, республика бәйгеләрендә җиңгән, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булган хатын-кыз.
Үз уңышлары, тормыштагы иминлеге өчен җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуровка да рәхмәтле ул. 

-Хезмәт кешесен хөрмәтликүрә белә, хөрмәтли Барис Аппаувич. Кайгыртучан, тырыш хуҗа, белемле җитәкче. Хезмәтебезне җиңеләйтү өчен барысын да эшли. Шундый гътибар булганда күңел сөенә. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә,— ди алдынгы савымчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев