Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Егоровлар Ульяновск шәһәреннән кайтып, Чүпрәледә гөлбакча үстерә

Алешкин-Саплык авылында йорт, бакча тулы чәчәкләрне, төрле җиләк-җимеш куакларын үстерү белән ирле-хатынлы Зинаида Васильевна һәм Николай Витальевич Егоровлар шөгыльләнә.

Аларның чәчәккә күмелгән өй каршылары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Биредә килгән һәркемне рәт-рәт булып төзелгән чәчәк түтәлләре, яшелчәләр каршы ала. Хуҗабикә аларны бер-берсенә комачауламаслык итеп, зәвык белән утырткан, бакча эченә шундый матурлык тудырылган. Анда чәчәкләрнең нинди генә төре юк... Моннан тыш, теплицада помидор, кыяр да үстерәләр әле Егоровлар. 

— Тормыш иптәшем дә бакча белән шөгыльләнергә ярата, сулар сибә, гомумән, миңа яшелчәләрне, җимеш куакларын карап-тәрбияләп торырга нык ярдәм итә,-ди Зинаида Васильевна.

Зинаида Васильевна үзе тумышы белән районның Алешкин-Саплык авылыннан. Алты балалы гаиләдә дүртенче бала булып туа ул. 8 сыйныфны Алешкин-Саплык мәктәбендә тәмамлый, урта белемне исә Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ала. Мәктәпне тәмамлагач Ульяновск каласына юл тота. Тормыш иптәше Николай Витальевич исә Тәтеш районыннан. Яшь кызны булачак тормыш иптәше белән дә нәкъ менә Ульян каласы таныштыра, чөнки Николай да бәхетен эзләп әлеге шәһәргә килгән була. Яшьләр гаилә корып, Ульяновск шәһәрендә төпләнеп калалар.

— Әтиебез иртә вафат булды. Ул үлгәндә миңа 7 яшь кенә иде. Әниебез без, алты баланы, ялгызы тәрбияләде. Моннан 13 ел элек әниебез дә якты дөньядан китте. Еш кына туган нигезне ташламагыз, йортыбыз нәүмизләнеп калмасын, кайтып йөрергә тырышыгыз дия иде,-ди Зинаида Васильевна.

Яшьли авыл тормышында кайнап, эшләп үскән Зинаида исә әнисенең васыятен үтәргә тырыша. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр алар тормыш иптәше Николай Витальевич белән авылга кайтып, бакчаны, йорт-хуҗалыкны «җанландырып» җибәрәләр. Кышын да вакытлары булган саен кайткалап, карын көрәп, йортка күз-колак булып торалар. Николай Витальевич та Чүпрәле якларын, бигрәк тә Алешкин-Саплык авылын үз итә. 

— Табигате дә матур, җире дә уңдырышлы биредә. Үземнең туган-үскән ягым кебек үк якын миңа ул. Биредә саф һава, теләсәң, бакчада эшли аласың. Утырткан яшелчәләребез мул уңыш бирә, тормыш иптәшем алардан кыш буена җитәрлек салатлар әзерли, помидорын да, кыярын да тозлап куя, артыгын исә сатабыз,-ди Николай Витальевич.

Суганын да, сарымсагын да үстерәләр Егоровлар. Суганнан да мул уңыш алганнар быел, аны киптереп үреп куйганнар. «Кыш буена җитәрлек уңыш алдык, кибетнеке түгел бит, үзебез үстергән», диләр ирле-хатынлы.

Алмадан, чиядән, карлыганнан да һәм башка бик күп төрле җиләк-җимештән кайнатмасын да, компотын да бик күп итеп әзерләгәннәр. «Кайнатмаларны, төрле салатларны монда әзерләп, банкаларга тутырып алып китәбез, биредә өлгермәгәндә Ульяндагы фатирыбызда да әзерлим. Иртә өлгерә торган алмаларны җыйдык инде», ди уңган хуҗабикә. 
Бакчаларында берничә теплицалары бар Егоровларның.

— Теплицаларны үзебез ясадык. Көздән булачак үсентеләр өчен туфракны әзерләп калдырабыз. Иртә язда төрле яшелчә орлыкларын чәчәм. Яшелчә үсентеләрен (рассада) мин үзем үстерәм, сатып алмыйм. Орлыкларын исә кибеттән алам. Үсентеләр бераз үскәч аларны күчерәм, ныгыгач, көннәр җылыткач теплицага чыгарам, ачык грунтка да утыртабыз. Чәчәкләр үстерергә дә яшьтән яраттым,-ди хуҗабикә.

Менә шулай язын-җәен, көзен шәһәр шау-шуын авыл җирендә бакча үстерүгә алмаштырып яшиләр Егоровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев