Чүпрәленең эчке эшләр бүлеге ветераны ремонтант малина үстерә
Дамир Хасиятулла улы тумышы белән Чепкас-Ильмәт авылыннан
Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкканнан соң җәмгыятьтә үз урынын табып, тормыштан ямь алып яшәүчеләр арабызда күп. Язмам герое Дамир Хасиятулла улы Идиятуллов та нәкъ менә шундыйлардан.
Дамир Хасиятулла улы тумышы белән Чепкас-Ильмәт авылыннан. Башлап авыл, аннан күрше Чувашия Республикасы Шомыршы районының Чепкас-Никольское урта мәктәпне тәмамлагач, Волгоград физик культура институтының Канаш филиалына укырга керә. Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң, 1986 елда район эчке эшләр бүлегенә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вазифасына эшкә килә. Аннан район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә.
2005 елның 1 апреленнән исә Дамир Хасиятулла улы район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифасыннан Казан шәһәренең Киров районындагы эчке эшләр бүлегенә, иҗтимагый куркынычсызлык милициясе начальнигы урынбасары вазифасына күчерелә. 2010 елдан башлап исә Казан шәһәренең Ямашев бүлеге полициясенә участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы урынбасары вазифасын башкара башлый.
Хезмәт итү дәверендә икенче югары – юридик белем дә ала. Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән чорда аңа, 2001 елда, Чечен Республикасында хезмәт командировкасында булырга да туры килә. Хәрби хәрәкәтләр ветеранына исеменә лаек була. Өч дәрәҗәдәге "Хезмәттәге уңышлары өчен" медальләре, “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнә.
2015 елда подполковник званиесендә лаеклы ялга чыга.
Белемле, энергиясе ташып торган, һәр эшне җиренә җиткереп намус белән башкарырга өйрәнгән Дамир Хасиятулла улы, гади тормышта да үз урынын таба. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул туган якларына кайтып, үз эшен булдырырга карар кыла. Яшьтән авыл тормышында “кайнап”, хезмәт белән чыныгып үскән Дамир Хасиятулла улы Чепкас-Ильмәт авылына кайтып җир белән бәйле үз эшен булдыру турында хыяллана. Уйлана торгач, үзен җиләк-җимеш үстерүдә сынап карарга уйлый. 2019 елда Чепкас-Ильмәт авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра, әкренләп үзенә кирәкле техникаларны булдыра башлый. Үзен төрле грант программаларында да сынап карарга теләп, шундый программаларда катнаша башлый. Бизнес-проект төзергә дә, үзенең проектын якларга өйрәнә. 2020 елда 3 млн. сумлык грант ота.
Райондагы “Дуван бакчалары” кооперациясе әгъза буларак керә ул һәм кооперация җитәкчесе Альфред Хәйруллин белән киңәшләшеп, ремантад кура җиләге үстерергә карар итә. Үсентеләрне дә “Дуван бакчалары” аша кайтарта һәм 5 гектар мәйданга утыртып та чыгалар.
- Булачак җиләк-җимеш бакчасы өчен үсентеләрне трактор белән буразналар ясатып утырта башладык. Рәт араларын 3,5 метр киңлегендә калдырдык. Чөнки үсентеләр үскәч киңәяләр дә бит әле, аннан соң араларында трактор да йөрерлек булырга тиеш,-дип сөйли Дамир Хасиятулла улы.
Ә менә кура җиләге үсентеләрен бер-берсеннән 35 см. ераклыкта утыртып чыктык.
- Әлбәттә, үсентеләр үсеп китә алырлармы, уңыш булырмы икән дип, беренче вакытта борчылдым инде. Ә инде үсентеләр үсеп китеп, беренче чәчәкләре, аннан җиләкләре барлыкка килә башлагач, күңел үсә башлады,-ди ветеран.
Бүген инде Дамир Хасиятулла улы булдырган кура җиләге “плантациясе”ндә эшләр гөрләп бара. Кура җиләкләренә су сибү өчен торбалар да сузылган, алардан һәр төпкә тәүлек буена су тамып тора. Быел яңгырлар еш яуганлыктан, кура җиләге тагын да эрерәк, уңыш та күбрәк булган.
Ремонтант кура җиләгенең җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә. Җиләкләр өлгергән чорда биредә 20-25ләп кеше җиләкләрне җыюда катнаша. Чепкас-Ильмәт авылыннан да, күрше Чепкас-Никольское, Шомыршы авылыннан да килеп җыялар икән. Җиләкләрне җыю вакыты иртәнге 8.00 сәгатьтә башланып, кичке 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Җиләк җыючыларны кайнар аш белән тәэмин итү дә оештырылган биредә. Үзең өчен килеп җыеп алу да алымын да кулланалар биредә. Үзең килеп җыеп алган очракта җиләкләр базар бәясеннән шактый арзанракка сатыла.
- Сатып алучыларга кытлык булганы юк. Ульяновск, Самара һәм башка шундый шәһәрләрдән дә машиналар белән килеп алалар, гади халык та бик теләп сатып ала, сатылып бетмәгәнен исә “Дувановские сады” аша реализациялибез,-ди Дамир Хасиятулла улы.
Кура җиләгеннән варенье кайнатып та сатуны оештырганнар алар. Вареньеларны Дамир Хасиятулла улының тормыш иптәше Илсөяр апа бик тәмле итеп, үз рецепты белән әзерли икән. Илсөяр ханым гомере буе аптека системасында эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Дамир Хасиятулла улы үзенең элек елларда бергә иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләрен дә онытмый. Һәр ел саен район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, бүген инде лаеклы ялда булган өлкән буын хезмәттәшләренә 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан үзенең “плантацияләре”ндә үстергән кура җиләкләрен бушлай өләшә.
- Дамир Хасиятулла улының бу игелекле эше өчен эчке эшләр бүлегенең барлык ветераннары исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә,-ди бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге ветераннары җитәкчесе Фариз Шакиров.
Моннан тыш, Дамир Хасиятулла улы 5 гектар мәйданда арпа культурасын да үстерә әле. Җирне эшкәртү өчен “МТЗ-82” тракторы бар. Әлеге тракторда Чепкас-Ильмәт авылыннан механизатор Миннадир Шәяхмәтов язын- җәен һәм көзен хезмәт куя. Аннан үзенең Газель автомашинасы да бар. Ә менә көзен үстерелгән уңышны җыеп алу өчен комбайнны арендага алып тора.
- Уңыш ярыйсы булды агымдагы елда да, һәр гектарыннан уртача 40 центнер ашлык чыкты,-ди ул.
Дамир Хасиятулла улы тормыш иптәше өчен сөекле ир, балалары һәм оныклары өчен кадерле әти һәм бабай да. Илсөяр ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Алмаз Казан шәһәрендә юридик институтта укыта, полиция майоры, кызлары Динә исә финанс өлкәсендә эшли. Дамир Хасиятулла улының өч оныгы бар.
Кура җиләген кайчан, ничек кисәргә?
Кура җиләге үстермәгән бакчачы сирәктер. Хуш исле, искиткеч файдалы, авызда эреп китә торган сусыл җиләкләрне, җәй уртасыннан башлап, кар яуганчы сабагыннан өзеп ашыйсыбыз килсә, гади куралардан тыш, ремонтант сортларын да үстерергә кирәк.
Ел саен әйбәт уңыш үстереп алу өчен, кураларны дөрес итеп кисү зарури. Гади кура җиләгенең быел уңыш биреп сөендергән карт сабакларын, август азагында төбеннән үк кисеп алып яндырабыз.
Әлеге гамәлебез, тамырдан чыгып, быелгы җәйдә тишелеп үскән яшь алмашка көз азагына чаклы ныгып калырга, ике еллык үсентеләрдән гөмбәчек чирләре йоктырмаска, карт сабакларга кереп оялаган корткычларга яшьләренә күченеп утырып, зыян сала башламаска мөмкинлек бирә. Гади кура җиләгенең уңышын берничә мәртәбә арттыру максатыннан, яшь үсентеләрнең буе 60-70 см га җиткәч, сабак очларын чеметеп өзеп чыгарга кирәк.
Сабактагы яфрак төпләреннән 4-5 янсабак үсеп чыга.Киләсе язда шул янсабакчыкларның да очларын кыскартырга. Янәдән янсабаклар формалаша. Һәр сабак учарлы куак рәвешенә керә. Иң мөһиме: уңыш бирүче күпсанлы вак ботакчыклар пәйда була. Болай формалаштырылган курада җиләкләр саны күп булудан тыш, уңыш бирү вакыты шактый озая. Иң әвәле уңыш очтагы ботакчыкларда өлгерсә, уңыш бирү сезонының азагына астагылары да татлы сусыл җимешләрен үстереп җиткерә.
Ремонтант кура җиләгеннән бер җәйдә ике уңыш үстереп аласыбыз килсә, көзге уңышын җыйгач, аның сабагын яртылаш (иң эре бөресенә чаклы төшеп) кыскартып кисәбез. Үзем төрлечә сынап карадым. Безнең табигый шартларда, аңа икенче уңышын өлгертеп бетерергә вакыт бик аз кала. Каты кыраулар вакытында, өлгереп килүче җиләкләребез бозланып ката. Тулышып кызарырга, балланырга җитешмәгән ремонтант җиләкләргә ноябрьдә инде кар ява.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев