Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Светлана Шурбина: «Хезмәтемнең кешеләргә ошавыннан канәгатьлек алам»

Тырышкан — табар...

Светлананың район үзәгендә үз салонын булдыруына бер ел булган.

Элек елларда татар кызлары гомер-гомергә тезләренә кадәр чәч үстергән, берәүләр аны җыйнак итеп җыеп куйса, үремнәрен озын итеп салындырып йөрүчеләре дә булган. Замана белән чәч үстерүгә караш та үзгәрде. Ул чәчләр белән ниләр генә «кыландырмыйбыз» хәзер. Һәм, әлбәттә инде, монда безгә парикмахерлар-чәч кисү осталары ярдәмгә килә. Безнең Иске Чүпрәле авылында да чәч кисү белән шөгыльләнүче осталар бик күп. Шуларның берсе — Светлана Шурбина.

Светлана Витальевна Ульяновск өлкәсенең Сингәләй районы, Екатериновка авылында туып-үсә. Светланага 4 яшь тулганда әти-әнисе туган якларга кайтырга карар кылалар һәм 5 кешедән торган гаилә Яңа Уби авылына кайтып төпләнә. 

Яңа Уби авылында — 9, Уби урта мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Ульяновск шәһәрендәге почта элемтәсе операторы белгечлеген үзләштерә Светлана. Уку елларында район үзәгендәге почта бүлегендә практика үтә. Аннан Ульяновск шәһәрендә үз белгечлеге буенча эшли. 

Авылдашы Евгений Геннадьевич белән гаилә кора. Бер-бер артлы балалар дөньяга килә.

— Яшьтән үк мин чәчләрен матур итеп ясап йөрүче кешеләргә соклана идем. Ә дүртенче балам тугач, мин үземнең тормышымны бераз үзгәртергә, үземә ошаган һөнәр үзләштерергә теләп, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» базасында оештырылган парикмахерлар курсына укырга килдем,- дип сөйли ул. 

Һәм әйтүенчә, уку, практика вакытында остазы Юлия Казаковадан күп нәрсәләргә өйрәнә. 
Парикмахерлар курсын тәмамлаганнан соң ул өендә клиентлар кабул итә, аннан соң Яңа Уби авылы клубында бер бүлмәне арендага ала. Тора-бара район үзәгендә эшләп карау теләге туа. Теләк булгач салон өчен урыны да табыла.

— Иң башлап арендалаган бу бүлмәгә «косметик» ремонт ясадык. Су керттек- чыгардык, җиһазлар куйдык. Әлбәттә инде, чәч кисү өчен кирәкле булган барлык инструментларны да сатып алдык. Барлык шартларны да, уңайлыкларны да тудырырга тырыштык-ди оста.

Светлнаның күплектә сөйләве — эшләрне ире Евгений белән бергә башкаруларыннан. Хатынының бу башлангычына Евгений бик теләп ярдәм итә. Хәер, тату, матур гаиләдә шулай булырга тиештер дә инде ул.

Чыннан да, салонда бар нәрсә дә үз урынында — әкрен генә музыка уйный, гөлләр үсеп утыра. 

— Чәчәкләр яратам, бакчамда да төрле төрен үстерәм, хризантемаларым карны ярып чыгып чәчәк атып утыралар, ди алты бала әнисе. 

Район үзәгенә йөреп эшләвеннән дә зарланмый ханым.

— Һөнәрем бик ошый. Чәч кисү, буяу, прическа ясау кебек эшләрне башкару, хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күрү, клиентларымның минем хезмәтемнән канәгать калулары, рәхмәт сүзләре ишетү рухи канәгатьлек бирә. 
Төрле кешеләр бар. Тормыш булгач төрле хәлләр дә була. Әгәр дә клиентның салонга килгәндә ни сәбәпледер кәефе төшкән булса, матур прическа, килешле образ, шулай ук яхшы мөнәсәбәт аша аның күңелен күрергә тырышам. Гадәттә бу тырышлыгым да бушка китми. Клиентларымның барысы да яхшы кәеф, йөзләрендә елмаю белән салоннан китә,-ди Светлана. 

Тормыш иптәше Евгений Мәскәүдә төзелештә хезмәт куя икән. Күп очракта алты баланы тәрбияләү дә әни кеше өлешенә туры килә. Балаларны ул үзе белән Иске Чүпрәлегә алып килә, кайсысын мәктәпкә, кайсысын балалар бакчасына урнаштыра. Уллары Станислав — 8 сыйныфта, Виталий — 6, Ева — 2, Евгения — 1 сыйныфта белем алалар, Елисей һәм Яна балалар бакчасына йөриләр. Кирәк булгач уңган ханым машина йөртергә дә өйрәнгән, курсларда укып шофер таныклыгы алган.

Һөнәрләрен тагын да арттырып — ясалма керфек тагу серләрен дә үзләштергән.

«Тырышкан — табар, ташка кадак кагар!» ди татар халык мәкале. Нәкъ шундый — тырышып, ташка да кадак кагучы кеше ул Светлана.

Чәчләрне тәрбияләү буенча остадан киңәшләр

Мастердан бернәрсәне дә яшермә

— Салонга килгәндә, үзегез теләгән образны төгәл итеп күзаллагыз. Мисал өчен, берәүләргә челка килешми, икенчеләр салкын яки табигый булмаган төсләрне яратмый. Кемгәдер чәчнең озынлыгы мөһим түгел, ә кайбер клиент өчен һәр сантиметр әһәмиятле. Образны күзаллауда алдан алынган мәгълүмат та булыша. Ягъни социаль челтәрләр аша чәчнең әлеге вакыттагы төсмерен чагылдыручы берничә фото, шулай ук интернеттан үзегезгә ошаган прическа, чәч буяу төрләрен табып, аларны остага җибәрү яхшы булачак.
Гомумән, остадан бернәрсәне дә яшермәгез! Элек чәчегез хна яки басма белән буялганмы, табигый чаралар белән ныгытылганмы — боларның барысын да сөйләргә кирәк. Чөнки, мәсәлән, чәчне үсемлек буяуларыннан соң бөдрәләтеп булмаячак. Шулай ук клиент берәр матдәгә аллергия барлыгы турында кисәтергә тиеш. 

Чәчләр тәрбиягә мохтаҗ

— Кешенең тәүлегенә 30-100 бөртек чәче төшә, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта витаминнар кабул итәргә, дөрес тукланырга кирәк. Шулай булмаганда, бернинди кыйммәтле шампунь һәм бальзамнар да файда бирми. Чәчләр сәламәт булып, тизрәк үссен, ефәк сыман елкылдап торсын өчен дөрес туклану да мөһим. Аеруча аксым файдалы. Ул иттә, балыкта, эремчектә күп. Шулай ук, кишер, чикләвек, кабак, чөгендер ашау файдалы.

Чәч очларын 1,5-2 айга бер тапкыр кистереп торганда, чәчләргә сәламәт төс керә. Кыска чәчне, формасын югалтмасын өчен, ай саен кистерү яхшы.

Күпләр чәчләрнең тоныклануына, коры булуына зарлана. Моңа күпчелектә буяу түгел, ә чәч юганда кулланган су сәбәпле. Краннан килгән суның сыйфаты еш кына канәгатьләнерлек түгел. Шуңа күрә чәчне фильтр аша үткәрелгән су белән юарга киңәш ителә. Әйткәндәй, безнең салонда да һәрчак шундыйны кулланабыз.
Югач, чәчне дымландыручы, тукландыручы чаралар белән тәрбияләү кирәк. Кайнар кыскычлар кулланганда, фен белән киптергәндә махсус саклагыч спрей файдалану зарур. Таракның агач яки пластмасса төре яхшы. Аны ике атна саен чистартып тору мөһим. Юеш чәчне эре тешле тарак белән тарарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев