Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Иске Шәйморза авылында Ркия Камалова тормыштан ямь табып яши

Игелекле, уңган-булган Ркия апа

Бөтерчек кебек өлкән яшьтәге апаның авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә үткәрелгән “Уңыш бәйрәме”ндә сәхнәгә “җилдәй җитез” адымнар белән менүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Гомерен озак еллар авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган Ркия Кәримулла кызын әлеге чарада Чүпрәле районы оешуга 95 еллык медале белән бүләкләделәр.

Ркия апа Иске Шәйморза авылында сигез балалы Кәримулла агай һәм Әминә апа гаиләсендә бишенче бала булып, 1939 елда дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый. Балачагы сугыш, үсмерлек чоры сугыштан соңгы елларга туры килә. Дәһшәтле елларның ачлыгын да, авырлыгын татый ул. Мәктәптә тырышып, яхшы билгеләргә генә укый кыз, әмма 7 сыйныфтан соң, укуын бүтән дәвам итү мөмкинлеге булмый.

–Шигырьләрне сәнгатьле итеп укый, җырлый идем, шуңа да авыл клубында, мәктәптә оештырылган бер генә кичә дә минем катнашымнан башка узмый иде. Ул елларда авыл халкы өчен төрле спектакльләр дә куела иде. Син бик оста уйныйсың, дип мине дә спектакльләрдә катнашырга чакыралар иде. Сәхнәдә иң беренче ятим кыз ролен уйнаганым әле дә хәтеремдә,-ди Ркия апа балачагын искә алып.

Ул еллардагы юклык авыл халкының үзәген телгәли. Шуңа Ркия апа ишле гаилә өчен яшәү өчен аз-маз ризыгы, акчасын булмасмы, дип олылар белән колхозда эшкә тотына.

– Мин 7нче сыйныфны тәмамлаган елны сыерыбыз үлде. Әти колхоз рәисенә, хезмәт хакы исәбеннән булмасмы, дип бозау сорап керде. Аның белән мин дә барганым исемдә. Ул елларда хуҗалыкны Әхмәтгәрәй Әбдриев җитәкли иде. Ул әтинең гозерен тыңлады да: “Бирәм, әгәр дә  менә шушы кызыңны яшь бозаулар карарга колхозга җибәрсәң”, диде. Мин ул вакытта шатланып: “Ризалаштым, киләм”,- дидем. Беренче вакытларда яшь бозауларны тәрбияләшергә әтием дә ярдәм ите, аннан үзем дә өйрәндем,-ди Ркия апа.

Берәр еллап яшь бозаулар караганнан соң, колхоз рәисе Әхмәтгәрәй Әбдриев  Ркия апага сыер савучы булып, күчәргә тәкъдим итә. “Башлап, куркып калдым, әмма Әхмәтгәрәй Әбдирев: “Син булдырасың сеңелем, тырышлыгың күренеп тора, өйрәнерсең”, диде. Аллаһыга шөкер, хезмәттәшләрем бик әйбәт булдылар. Өйрәттеләр, күрсәттеләр, ярдәм иттеләр. Төркемемдә 25 сыер иде, аларның һәммәсен кул белән сава идем. Үзем дә үҗәт булдым, башкалардан калышмыйм дип тырыштым”,-ди хезмәт ветераны.

Соңрак исә, колхозда сыерларны аппарат белән савуга күчкәч, Ркия апага төркемендә 60лап баш сыер тапшырыла. Ркия апа Камалова колхозда, аннан район күләмендә алдынгы савучы буларак таныла. Таналарны тәрбияләү, алардан мул сөтлебикәләр әзерләү бурычы да тәҗрибәле Ркия апага йөкләнә.

Ркия апа тормыш юлын да үзендәй уңган, булган хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Камиль абый бәйли.

–Әхмәтгәрәй ага Әбдриевның эш кешесенә карата хөрмәте һәрвакыт зур булды. Никах укытып, гаилә буларак яши башлагач, безне үзенә чакырып алды да, “комсомол туе”н уздырырга тәкъдим итте,-ди Ркия апа.

Ркия апа сөйләвенчә, әлеге “комсомол туе”нда район җитәкчеләре, колхоз рәисләре, хәтта Казаннан кайткан кунаклар да була.

“Бу 1963 елның 19 декабре иде. Камиль белән икебезне һәм әти-әниләрне сәхнәгә менгезеп утырттылар. Туебыз бик матур үтте, бик күп бүләкләр бирделәр, матур теләкләрен теләделәр”, - ди Ркия апа туй көннәрен искә алып.

40 ел тоташ сыер савучы хезмәтен башкара Ркия апа. Ел саен алдынгылар слетында катнаша. Сабантуйларга чакырып та бүләклиләр аны. Намуслы хезмәте өчен орден-медальләргә, Мактау Грамоталарына, төрле бүләкләргә  лаек була. Өченче дәрәҗә Хезмәт ордены белән бүләкләнә, ел саен ял йортларына, санаторийларга юллама белән дә бүләклиләр аны, депутат та булып тора ул.

Тормыш иптәше Камиль абый белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Балаларының һәркайсына ныклы белем бирергә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызлары Гөлсинә, Гөлнур һәм Гөлназ гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр. Нәсел дәвамчылары–онык, оныкчыклар да буй җиткән. Аларны да хезмәт белән тәрбияләүдә ярдәм итә Ркия апа. Бер оныгы Ильмасның Кәрим Тинчурин театрында эшләвен дә горурланып сөйли ул.

Ркия апа белән Камиль абый 55 ел тату, тигез гомер  кичерәләр. Төп нигездә кайнана- әниләре Нуриҗиһан апаны тәрбияләп, хөрмәтләп, соңгы юлга озаталар. Камиль абыйның ялгызы гына калган авыру Сәрия апасын да үз яннарына алып кайталар. Тормышның бар сынауларын, авырлыгын бергә узалар.

Инде ... елдан бирле Камиленнән башка да бушап калган нигездә бүген Ркия апа ялгызы яши. Өен ялгыз калдырып, балалыры янына китәсе килми. Биш вакыт намазын укый, тәрәз төпләрендә яраткан гөлләрен үстерә, шулардан күңеленә, җанына тынычлык ала.

 “Тавыкларым бар, һәр көн иртәм аларны ашатудан башлана”, - ди елмаеп Ркия апа.–Хәлемне белүчеләрем бар. Авылда туганнарым яши, күршеләрем дә әйбәтләр. Кызларым да, оныкларым да кайтып, ярдәмләшеп китәләр. Моннан да олырак бәхет бармы?! Рәхәтләнеп яшисе, дөньялар гына тыныч булсын”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев