Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Ирина һәм Радик Айзатулловлар хезмәт белән мәшгуль кешеләр

Авылда бик әйбәт яшәргә мөмкин, диләр Айзатулловлар.

Алар социаль контракт килешүе нигезендә, дәүләттән алынган акчалар хисабына, хуҗалыкларындагы сыерларның санын арттырганнар.

Ирина тумышы белән Яңа Уби авылыннан. Геннадий Пантелеймонович һәм Августина Ильинична Ярзуткиннарның өч балалы гаиләсендә, кече бала булып, дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлагач, Буа шәһәрендәге медицина училищесында белем алган. Белгечлеге буенча Чабаксар шәһәрендәге хастаханәләрнең берсенә эшләгән. 

2009 елда Яңа Чокалы авылы егете Радик белән гаилә коралар. Яшьтән үк авыл тормышын үз иткән, шәһәр шау-шуын яратып бетермәгән Ирина, тормышка чыгу белән, авылга кайтып төпләнергә хыялланса да, хастаханәдән тиз генә җибәрмиләр. Шулай да яшьләр бирешмиләр. Чабаксар — Яңа Чокалы юлын, бала табу буенча бирелә торган декрет ялына кадәр, шактый таптарга туры килә Иринага.

Декрет ялы тәмамлангач, ул бүтән шәһәргә китми инде. Башлап район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы хәзерләүләр конторасында эшли, соңыннан авылдагы почта бүлегендә газета-журналлар таратучы хезмәтен башкара. 

Гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Бүген инде олылары 9 сыйныфта, икенче балалары 6 сыйныфта белем ала, ә кечеләре исә Иске Чокалы балалар бакчасына йөри. 

Күптән түгел Ирина интернеттан укып, үзләре кебек авыл тормышын яраткан, күпләп мал-туар тотарга теләгән авыл кешесе өчен социаль контракт дигән ярдәм булуы турында белә. Соцконтракт — ул дәүләт тарафыннан гражданнарга ярдәм күрсәтү чарасы. Әлеге программа дәүләттән финанс ярдәме алып, үз эшеңне башлап җибәрү мөмкинлеге бирә.

Ирина да райондагы социаль яклау бүлегенә килеп, оешма җитәкчесе Лилия Рәкыйпова белән күрешә. Җитәкче аңа әлеге ярдәм турында җентекләп аңлата, юнәлеш бирә. 

Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков та Айзатулловларга бик теләп ярдәм итә. 
Дәүләттән бирелгән 200 мең сум акчага алар ике сыер сатып алалар. 

Өч бала тәрбияләп үстерү, даими эштә булу аларга тагын бер һәм күптәнге хыяллары — күпләп мал-туар асрауга комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә. Балалар да акрынлап кул арасына керә башлаганнар, хәлләреннән килгәнчә әти-әниләренә ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта гаиләнең 4 баш сыеры бар. Алар мул итеп сөт бирә, яшь бозаулары үсеп килә. 

— Үзебезнең сыерлар китергән бозаулар янына тагын бозаулар алып җибәрәбез. Кайчакларда мөгезле эре терлекләребезнең саны егерме баштан да артып китә,-ди Ирина.

Гаиләдә эш бүленмәгән, кем кайсына өлгерә — шуны эшли. Савылган сөтне сөт җыючыга тапшыралар. 10 көнгә бер тапкыр тапшырылган сөт өчен акчасын алалар. 

Пай җирләрен дә үзләре эшкәртеп печән, арпа һәм солы чәчәләр. Печәнне чабып алу өчен трактор да булдырганнар. Үзләренең хуҗалыкларындагы ындырга да печән чәчеп куйганнар. Ә менә чәчелгән арпа һәм солы культураларын комбайнны читтән чакырып, урып-суктыралар. 

— Печән, ашлык сатып алганыбыз юк. Үзебезнеке үзебезгә җитеп тора. Эштән курыкмаска гына кирәк. Тырышсаң, иренмәсәң авылда бик әйбәт яшәргә мөмкин,-диләр Айзатулловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев