Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Булат Әмирханов: «Эшнең күп булуы да рәхәт»

Булат Ринат улы Әмирханов авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып яши.

Әти-әнисе Ринат белән Рәзилә дә шушы авылда туып-үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт итәләр. Алар 2 балага гомер бүләк иткән мөхтәрәм кешеләр. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты — Булат. Ул кечкенәдән мал-туар янында мәш килә, әти-әнисенә яшьтән үк ярдәм итә. Авыл баласы булгач бәрәңге алу, чөгендер эшкәртү, колхозда ындыр табагында эшләү, печән әзерләү — болар инде көндәлек эшләр.

Булат Әмирханов Римма Мәүлетова фотосыАвылдагы урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган Булат Казан шәһәрендәге авиация институтына укырга керә, бер үк вакытта хәрби кафедрада белем ала. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 һәм 72 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Казанда үткән хәрби парадта катнашып, Мактау Грамоталарына лаек була. Институтны да бик әйбәт тәмамлый. Дипломлы белгечне шәһәрдә дәрәҗәле эш урыннарына чакырсалар да, ул авылны өстенрәк күрә.

— Авылны яратам. Мондагы тормыш та җаныма якын. Яшьтән үк хыялым күпләп сыерлар, бозаулар асрау булды. Казанга киткәндә безнең хуҗалыкта дүрт сыерыбыз бар иде инде,-ди Булат.

Институтны тәмамлап, авылга кайткач Булат үзенең яшьлек хыялын тормышка ашыруга керешә.

— Ул елларда Александр Шадриков район башлыгы иде. Ул минем кебек институт тәмамлап кайткан югары белемле яшь белгечләрне районга очрашуга җыйды. Шунда һәрберебезнең планнары белән кызыксынды, районда калырга тәкъдим итте. Мин үземнең әлегә хезмәт урыным булмаганын, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшемне булдырасым килүен әйттем. Бу хәлләрдән соң югары белемле белгеч буларак мин балаларга белем бирүне сайладым,-ди әңгәмәдәшебез.

Ул вакыт — республикада төрле дәүләт программаларының, шул исәптән, мал-туар асрау өчен дә, яңа эшли башлаган мәле. Булат та 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалык рәсмиләштереп, 24 сыерга исәпләнгән ферма төзүгә 400 мең сум дәүләт ярдәме ала. Һәм, кирәге чыгар дип авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә, икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Магистратураны да кызыл дипломга тәмамлый.

Булат Әмирханов Римма Мәүлетова фотосыӘти-әнисе, туганнары белән бергә шәхси хуҗалыкларында ферманы сафка бастыралар. Сыерлар сатып алалар, хуҗалыктагы бозаулардан таналар үстереп, көтүне яңарталар. Булат тик тора торганнардан түгел, гел яңалыкка омтылып, фермасын да заманчалаштырып төзи, интернет аша үзе кебек «мал чире кагылучылар» белән танышып, тәҗрибә уртаклашалар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төрле бәйгеләрдә дә катнаша ул. 2021 елда республикада игълан ителгән «Татарстанның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» («Лучший ЛПХ Татарстана») бәйгесендә беренче урынны яулый. Бәйге шартлары буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкта 5 ел рәттән сыер саны арта барырга, продукция җитештерү югары дәрәҗәдә булырга, салым һәм башка шундый бурычларыңны вакытында каплап барырга кирәк була. Райондашыбызның уңышларын мәркәзебездәге җитәкчеләр дә күрәләр, аның турында ТНВ каналында тапшыру әзерләнә.

Булат Әмирханов Римма Мәүлетова фотосыБүгенге көндә Әмирхановлар хуҗалыгында 90нан артык баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 50се — савым сыерлар, калганнарын таналар һәм бозаулар тәшкил итә. Малларны асрарга Булатка буш вакытларында әнисе Рәзилә ханым һәм әтисе Ринат та ярдәм итәләр. Булат үзе дә тик тора торганнардан түгел. Савым сыерларын да ул нәселлеләрен, күп сөт бирә торганнарын алырга тырыша. Ул җитәкләгән фермада холмогор, голштин, кара-чуар айшир, джерси, швец, бестужев, кызыл дала сыеры кебек токымлы сыерлар бар. Хайваннарны электр көтүчесе саклый. Көтүлекләр җитмәүдән зарлана Булат. Быел яңгыр аз күләмдә яуганлыктан, көтүлекләрдә дә әлләни азык булмаган. 

Булат Әмирханов Римма Мәүлетова фотосыМаллары өчен печәнне үзләре дә әзерлиләр, сатып та алалар. Ашлыкны исә Иске Шәйморза авылындагы крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән кайтаралар.
Җәен сөткә бәяләрнең төшүенә дә борчылуын әйтә Булат. Кышка таба сөт бәяләре артыр дип өметләнә. 

— Көнем иртәнге дүрттә башлана да, кара төнгә кадәр хәрәкәттә мин, кайчакта утырып торырга да вакыт булмый, — ди яшь эшмәкәр. — Иртән маллар янына чыгам, аларны ашатам, савабыз, көтүгә озатабыз һәм мәктәпкә йөгерәм. Аннан инле малларны «җыяр» чак җитә. Кичке савым... Өйдәге көндәлек эшләр... Бездә сәгать карарга да вакыт юк, әмма бу һич тә зарлану түгел, эше булып торсын, сәламәтлек ташламасын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев