Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән авылын гүзәлләүче Владимир Старшов турында

Һөнәрле кеше дәрәҗәле

Элек-электән авылларның данын еракларга таратуда, халыкның тормыш-көнкүрешен баетуга һөнәрлеләр үз өлешен керткән. Кулы эш белгән кешеләр бүген дә бик дәрәҗәле. Язмам герое Владимир Старшов та дәрәҗәле һөнәр иясе.

Владимир Михайлович Старшов Матак авылында өч балалы колхозчы гаиләсендә, олы бала булып туа. Яшьтән үк аңа тормышны төптән «җигелеп тартырга» туры килә. Әти-әниләре вафат булганда аңа нибары 16 яшь, энесенә — 9, кечкенә сеңлесенә 4,5 яшь була. Аларны балалар йортына алып китәргә телиләр.

Старшов Фото Римма МавлютоваОпека органнарының киләсен белеп алган Владимир алар килгән вакытка энесен һәм сеңелесен яшереп куярга өйрәнә. Шулай опека хезмәткәрләре белән үҗәтләнеп тартыша-тартыша, Владимир энесен һәм сеңелесен үз карамагында калдыруга ирешә. Ул энесе Виктор һәм сеңелесе Галина өчен төп терәккә әйләнә, аларны укыта, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. 

Кече яшьтән үк үз көннәрен үзләре күреп, хезмәт белән чыныгып үсәләр Старшовлар. Владимир да армиягә киткәнче үк колхозда тракторда эшли, комбайн белән уңыш җыюда катнаша. Нагаткино бистәсендә СПТУда укый, шофер һөнәрен үзләштерә.
Уңган егет читтән бәхет эзләми, туган авылында төпләнеп кала. Үзе кебек эш сөючән Надежда исемле кызга өйләнеп, матур итеп дөнья куалар.. 

Соңрак Тәтештә авыл хуҗалыгы техникумында укып, инженер-механик белгечлеген дә үзләштерә һәм колхозда техника куркынычсызлыгы буенча инженер вазифасын башкара башлый һөнәрчебез. Читтән торып Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында да белем ала. Колхозда 11 ел баш инженер булып эшли.

Старшов Фото Римма МавлютоваКызганычка каршы, ул елларда илдә барган үзгәртеп кору «җилләре» авылга да килеп җитә һәм колхозлар туза. Владимир эшсез кала. Проблемаларны яшьтән үзе чишәргә өйрәнгән ир-егет үзенә берәр кәсеп табу һәм эшли башлау турында уйлана башлый. Әлеге хыялын тормышка ашыру өчен иң беренче итеп, ул район үзәгендәге училищега барып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннан соң авылда эретеп ябыштыру цехы ачып җибәрә. Халыкка эретеп ябыштыру буенча хезмәт күрсәтә.

Владимирның куллары алтын — кемгәдер чәйнеген яисә самоварын эретеп ябыштырып бирә, кемдер аңа кайчысын, пычагын үткенләтергә китерә. Һөнәре буенча инженер булганлыктан, ул буш вакытларында берничә тракторны да яңадан җыя. Аның эретеп ябыштыру цехында бөтен җиһазлар да бар. Шуңа да тракторны җыю өчен җитешмәгән детальләрне үзе кисеп, ялгап, кырдырып яраклаштырып куя. «Иске ташланган тракторларны, машиналарны яңартып җыю — минем хоббием», ди язмам герое. «ГАЗ-52» машинасын җыюы һәм шул машина белән хуҗалыкларында үстергән бәрәңгене Мәскәүгә барып сатып кайтуы турында да сөйләде Владимир. 

Тормыш иптәше белән алар йорт та җиткезәләр. Аннан өйләреннән ерак түгел генә буш булган урында эретеп ябыштыру цехы өчен бина төзеп куя. Анда төрле җиһазлар урнаштыралар. Владимир Михайлович киң күңелле, бик мәрхәмәтле кеше.

Старшов Фото Римма МавлютоваТормыш иптәше Надежданың сеңелесе вафатыннан соң аның ятим калган кечкенә балаларын язмыш кочагына ташламыйча, үз гаиләләренә сыендырып, тәрбиялиләр алар. 
Владимирның оста куллары койган гүзәллек үрнәкләре үзенең йорт-ихатасын гына бизәп калмый, Матак авылына да гүзәллек бирә.

Үткән елда, мәсәлән, ул авылда «Мин Матакны яратам» дигән стелла ясап куя. Биредә авылдашлары да, кайткан кунаклар да рәхәтләнеп фотога төшәләр. Агымдагы елда да авылны матурлау эшен дәвам итмәкче була ул. 

Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов әйтүенчә, ул авылны төзекләндерү эшләрендә дә һәрчак башлап йөри, кирәкле материалын да таба, таләп ителгән әйберне «ә» дигәнче эшләп тә куя. Авылдагы искергән чүп-чар җыю бакларын да төхекләндереп тора ул. 

Шундый булдыклы, авылым дип янып яшәүчеләре булганда гына чәчәк ата ул авыл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев