Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында яшәүче Валентина Петровна Адамсон — чигү остасы

Чигү чигә ефәк җепләр белән...

Тыйнак, сабырлыгы йөзенә чыккан Валентина Петровна мактанып, үзен күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел. Шуңа да аның шундый матур иттереп чигү чигүен күпләр белми. Без дә очраклы рәвештә генә аның кул эшләренә юлыктык. Һәм газета укучыларыбызны да әлеге уңган хатын-кыз белән таныштырырга булдык. 

Валентина Петровна Чуваш Чүпрәлесе авылында, күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, район үзәгендәге мәктәптә урта белем ала Валентина. Язмыш аны Алешкин-Саплык авылы егете белән таныштыра.

— Бүгенгедәй хәтеремдә, май ахырларында таныштык. 14 июньдә мин аңа кияүгә дә чыктым. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булганбыздыр инде. Иремнең гаиләсе мине бик җылы каршылады, кайнанам белән бер сүздә булып 20 ел тату гомер кичердек,-ди Валентина Петровна.

Гаиләдә бер-бер артлы балалар: кызлары Надежда, уллары Александр дөньяга килә. Валентинага да төрле елларда мәктәптә, кибеттә, район үзәк хастаханәсендә эшләргә дә туры килә. Лаеклы ялга киткәнче авылдагы мәдәният йортында хезмәт куя.

чигү эшләре Римма Мәүлетова фотосыТормышлар җайланып, рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда язмыш ныклап сыный аларны. Тормыш иптәше 38 яшендә, көтмәгәндә каты авырап китә. Кайларга гына алып бармый ирен Валентина Петровна! Хастаханәләрдән тыш, халык медицинасына да мөрәҗәгать итәләр, төрле алымнар сынап карыйлар. Мәскәүгә кадәр дә баралар. Әмма, ир аягына баса алмый. 2007 елда тормыш иптәшенә инвалид ярлыгы тагыла. Урын өстенә калгач та 18 ел буе терелер дип өмет итә. Шушы елларда тормышны төптән җигелеп үзе генә тарта — мал-туарын күпләп асрый, сатарга дип бәрәңге-суганын, кишерен үстерә, яңа йорт та төзетә башлый. Хатын-кыз булуга да карамастан, төзелеш эшләренең дә күбесен үзе башкара. Язмыш бер сынаса, сыный бит ул. Валентина Петровнаның әтисенә дә инсульт була. Аны да үзләренә алып кайта. Урын өстенә калган ике ир-ат... Балалары әниләренә ярдәм итәргә тырышсалар да, аларның инде үз тормышлары. 

— Иң кыены авыруларны юындыру, — ди Валентина Петровна. — Башлап берсен аркама салып, күтәреп мунчага алып барып, юындырып кайтам, аннары икенчесен... Ярый әле, мунчаны өйгә үк терәп ясатканмын дип шатлана идем,-ди олы йөрәкле хатын-кыз.

Әби-әниләренең шөгылен дәвам иттереп, беренче тапкыр чигәргә ничек утыруын да көлеп-елмаеп сөйләде Валентина Петровна. Яңа өйләрен төзеп бетереп яши башлаган еллар... Кибет прилавкаларының буш чагы. Ә яңа өйне бизисе килә. 

— Күрше апага бу турыда зарымны белдергән идем. Ә ул: «Үз кулларың белән теккән-чиккән әйбер матуррак та, затлырак та — үзең тек һәм чик. Кулларың бар, бармакларың хәрәкәтләнәдер бит?!» диде.

Хурланып кайттым өйгә. Кайттым да, башлап кәгазьгә, аннан соң материалга рәсемнәр төшердем, чигү җепләре алып, чигә башладым. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне бик матур ясый идем, стена газетасын чыгарырга да миңа кушалар иде. Шуңа да чүпрәк материалга рәсем төшерү кыен булмады,-ди Валентина Петровна.

чигү эшләре Римма Мәүлетова фотосыАның беренче иҗат җимеше — иконаларны каплап куя торган чигүле пәрдә. Бик матур килеп чыга ул пәрдәләр, Шуннан Валентина Петровна дәртләнеп зуррак эшләргә алына. Кайгы-хәсрәтен дә, сагышын да, җан җылысын да чигүгә сала ул. Соңрак балалар журналларындагы әкият геройларын тукымага төшерә, аларны чигә. Кибеткә кергәч тә иң беренче итеп матур рәсем төшерелгән тәлинкәләрне, чашка-бокалларны карый икән ул, ошаган рәсемлеләрен сатып алып кайта һәм тукымага төшереп чигә башлый. Үзенең иҗат җимешләре белән районда һәр ел саен үтүче «Троицкие напевы» чарасында катнаша, берничә тапкыр Диплом, Грамота, йомшак уенчыклар белән бүләкләнә. Казан шәһәрендә узган «Мин мастер» («Я мастер») бәйгесендә катнашып, Габдулла Тукайның Шүрәлесен чигеп, республика буенча 1нче урынны яулый. Сабантуй бүләге — сөлгеләр чигә. Татар орнаменты кергән Чүпрәле түбәтәйләрен дә бик матур итеп чигеп биргән Валентина Петровна. Ел саен район үзәгендә район оешу көненә багышланган чарада оештырылган күргәзмәгә дә үзенең иҗат җимешләрен алып килә. Ул чиккән чәчәкләр, табигать күренешләре, мультфильм, әкият геройлары барысы да күз явын алырлык. Пыялалы рамга урнаштырылганнары өенең диварларын бизи. 

— Йортта эшләп, арып керәм дә, кулыма чигүемне алам. Бөтен ару-талуларым онытыла, җаным тынычланып кала, чигә-чигә ял итәм. Чигү үрнәкләре турындагы журналларны, китапларны очратканда сатып алам. Ә чигү җепләренең ниндиләре генә юк хәзер, теләгәнен сайлап ал гына, аларны рәсемгә карап сайлыйм, — дип сөйләде Валя апа, кул эшләре белән таныштыра-таныштыра.

Куллары белән гүзәллек тудыручы Валентина Петровнадан, чигәргә өйрәт әле, дип әйтүчеләр юкмы соң, дип сорыйм. Юк икән, кызганыч... Халкыбызның күңел бизәкләрен мәңге онытылмаслык итеп тукымаларга күчерү нечкә күңелле, аерым бер кешеләргә генә хас кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев