Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Адия Сафиулла кызы Басыйрова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүгенге көне белән бәхетле ул

Хезмәт ветераннарын 90, 95 һәм 100 яшьлек олы юбилейлары белән котлау районда инде күптән традициягә әйләнде. Адия Сафиулла кызын да олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов тәбрикләделәр. Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр. 

Адия Сафиулла кызы Зур Чынлы авылында туып-үсә. Әтисе Сафиулла агай Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе дә, әнисе Шәмсеҗиһан апа да колхозда хезмәт куялар. Адия әби гаиләдә өлкән бала була, анардан соң сеңелесе Сания апа була әле. Сугыш чоры баласы буларак та, өлкән бала булганлыктан да Адия апага яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда Адия апага 13 яшь була, аңа да өлкәннәр белән беррәттән сугыш елларының барлык авырлыкларын күрергә туры килә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда нинди генә хезмәт башкарырга туры килми аңа. Урман да кисүдә дә эшли ул, авылдашлары белән бергәләшеп утын да әзерлиләр, хәтта Донбасс шахталарында да эшләргә туры килә аңа. Язмыш аны төрлечә сыный, әмма Адия апа бирешми, бөтен сынауларны үтеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтып, авылда төпләнеп кала.

Үзенең авылдашы Касыйм ага белән гаилә коралар алар, бергәләшеп дүрт баланы: кызлары Наҗияне, Фәнияне, уллары Вазыйх һәм Дамирны тәрбияләп үстерәләр. Тигез тормышта балаларына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Тормыш иптәше белән икесе дә гомере буе хезмәттә булалар алар. Тыныч тормышта Адия әби фермада да эшли, җәен исә колхозда чөгендер үстерә.

Бүгенге көндә Адия әби авылда төп йортта, улы Вазыйх һәм килене Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Адия әбинең туган көнендә барлык балалары һәм оныклары да әниләрен һәм әбиләрен олы юбилее белән тәбрикләргә кайтканнар иде. Адия апа бик рәхмәтле балаларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев