Реклама
Шәхесләр
Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Иршат Сәлихҗан улы Хаяровка 70 яшь тулды
Тормыш иптәше Гөлшат ханым белән алар бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аңа ныклы белем биреп, тормышта үз юлын табарга ярдәм итәләр.
Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туып, шунда гомер кичерүче Иршат Сәлихҗан улы Хаяров бүген, 10 февральдә, үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Гөлсем апа һәм Сәлихҗан ага Хаяровлар гаиләсендә иң өлкән бала булып туган Иршат абыйга кече яшьтән үк әти-әнисенең ярдәмчесе, үзеннән соң туган балаларга күз-колак та булырга туры килә. Кече яшьтән үк хезмәттә чыныгып үсә ул.
Зур Чынлыда сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Ульяновск өлкәсенең Сингәләй техникумында тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә һәм киң профильле тракторчы буларак туган колхозына әйләнеп кайта. Чәчүдә дә катнаша ул, җир дә сукалый, юлларны да кардан чистарта, нинди генә эш кушсалар да, һәрберсен намус белән башкарырга тырыша. Аннан армия хезмәте. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә Иршат ага. Һәр нәрсәне төгәл, җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән егет биредә дә сынатмый, армяидән туган якларына Мактау Грамоталары алып кайта. Армиядән соң да читкә китми, туган авылында төпләнеп кала ул. Чабаксар шәһәрендә партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын гади тракторчыдан башлап, төрле елларда инженер, партоешма җитәкчесе, авылда комсомол секретаре, аннан соң Городище авылындагы “Путь Ленина” колхозы рәисе вазифаларын башкарырга да туры килә аңа. Городище авылы халкы бүген дә хөрмәт белән искә ала үзләренең элеккеге колхоз рәисен. Хәтта колхоз рәисе вазифасыннан киткәндә, Иршат агага рәис буларак үзен йөрткән Москвич машинасын да бүләк итеп биреп җибәрәләр әле.
Колхоз рәисе вазифасыннан киткәннән соң ул, лаеклы ялга чыкканчы, туган авылындагы "Ирек" колхозында ферма мөдире, бригадир вазифаларын да башкара. Лаеклы ялга чыккач та әле, колхозлар таралганчыга кадәр, биредә хезмәт куя. Аның намуслы хезмәте район, республика, авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән күп санлы Мактау Грамоталары белән бәяләнгән.
Тормыш иптәше Гөлшат ханым белән алар бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аңа ныклы белем биреп, тормышта үз юлын табарга ярдәм итәләр. Гөлшат ханым гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куя, балаларга белем бирә. Аның педагогик стажы да 40 елны тәшкил итә. Иршат ага белән Гөлшат ханымның бергә тормыш башлап җибәрүләренә дә быел 14 февральдә 40 ел тула икән. Кызлары Гөлнара бүгенге көндә гаиләле, Ульяновск өлкәсенең Ишеевка поселогында яши, әнисе кебек укытучы, үзе дә ике бала әнисе.
Иршат Сәлихҗан улы Хаяровны олы юбилее белән тәбрикләргә район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, Петр Гордеев, элек елларда Городище авылында иңгә-иң куеп хезмәт куйган хезмәттәшләре Николай Никитин һәм Рафаиль Алимов та килгәннәр иде. Алар юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар хөрмәтле ветеранга, шулай ук, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев