Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Якташыбызның хезмәтен Мәскәү бәяләде

Кеше сәламәтлеген саклауга бөтен гомерен биргән һәм үз вазыйфасын Гиппократ антына тугры калып үрнәк төстә үтәгән һәр табибка үзе исән чакта ук һәйкәл куярга кирәктер. Шаяртып әйтүем түгел, табибларның турыдан - туры һөнәри тырышлыгы белән күпме гомерләр саклап калына. Нинди генә хәлдәге кешеләргә кабат тормышка елмаеп карау бәхете бүләк итмәгәннәр...

Хезмәтем буенча Иске Шәйморза авылында еш булырга туры килде. Авыл халкы, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән аралашканда әлеге дә баягы дигәндәй, сәламәтлек турында да сөйләшми калмый идек. Нишлисең, барыннан да бигрәк исәнлек - саулык кирәк шул кешегә.
-Мәхсүмебез барына куанып яшибез әле, Ходай рәхмәте яусын үзенә. Табиб буларак кына түгел, кешелеклелеге өчен дә рәхмәт аңа,- дигән сүзләрне еш әйтә мондагы халык. Пенсия яшенә җиткәч тә юбилее уңаеннан җиң сызганып әлеге шәхес турында язма әзерләрмен дип куен дәфтәремә тамгалап та куйган идем, тик Мәхсүмнең үзеннән ризалык ала алмадым, әллә инде шунда тыйнаклыгы да үзенекен иттеме?.
-Бөтен табиблар да кеше өчен яши, безнең бурыч шундый. Хастаханәгә сәламәт кеше килми. Авыру кеше аякка басарына өметләнеп килә. Безгә авыруның яшен, тән авырлыгын, нинди чирләр үткәрүен, нинди дәвалау төрләрен күтәрә алуын һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алып эш итәргә туры килә. Күп очракта кеше бер чир белән генә мөрәҗәгать итми. Берничә диагнозны берьюлы дәвалау катлаулы һәм җаваплы. Үз һөнәрен яратып үтәмәгән табиб гомере буе шушы хезмәттә эшли дә алмас иде.- ди шушы көннәрдә генә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән Мәхсүм Абдуллович. Язмамның герое Иске Шәйморза авылында туып үскән. Әнисе Җәүһәрия ханым финанс системасында эшләгән, әтисе Абдулла абзый партия органнары хезмәткәре булган. Өч балалы гаиләдә Мәхсүм уртанчы. Урта мәктәптә гел яхшы билгегә генә укыган егет кулына аттестат алу белән үк Казан медицина институтына юл тота. Имтиханнарны бишлегә тапшырып "дәвалау бүлеге"нә укырга керә. Институтта да алдынгы студентлар сафында була. Белгечлек алгач та Яшел Үзән шәһәре хастаханәсендә бер ел интернатура уза.

-Гадәттә авыл малайлары техника янына омтыла. Сезне медицинага нәрсә этәрде, ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз?,- дип кызыксынам аннан.
-Әлеге изге һөнәргә килүем очраклы түгел. Әниемнең бертуганы Зартдин абый үрнәк булды миңа. Ул башта Иске Шәйморзада хирург булып эшләде, аннары гаиләсе белән Ульяновск өлкәсендәге Дмитровград шәһәренә күченеп китте. Анда да бөтен гомерен табиб - хирург эшенә багышлады. Без туганнары, авылдашлары гына түгел, бөтен тирә - яктагылар да бик хөрмәт итәләр, ак фәрештәгә тиңлиләр иде аны. Малай чактан ук шуны күреп үстем мин,- ди Мәхсүм.

Әйе шул, мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез. Хәтта кайвакытта: "Рәхмәт, Сезгә!" - дип әйтергә дә онытабыз… Юкса, нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!

-Аның Казанда яшәүче бертуган сеңелкәше Әлфия дә шушы ук институтны, интернатураны тәмамлаган иде. Бик акыллы, тыйнак, сабыр әлеге авылдашыбыз - педиатр! ",- дип сүзгә кушыла Иске Шәйморза авылында гомер итүче хезмәт ветераны Иршат Җәббаров.
..1980 елда яшь табиб туган авылы Иске Шәйморзага кайта һәм бертоташтан 25 ел хирург хезмәтен башкара.
-Шулай да иң катлаулы операция ясаганыгызны хәтерлисезме?",- дип сорыйм аннан.
-Гади операция буламыни?",- ди ул елмаеп, һәм ул елларда күпме авыруларны үлем тырнагыннан йолып калу өчен бар тырышлыгын куеп операция өстәле яныннан китмәгән сәгатьләрне хәтерендә яңартты. Бу мизгелдә минем дә күз алдыма игелек кылу гамәле белән кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары кими барган заман агышын үзгәртергә теләгән ак халатлы табиблар образы килеп басты. Авыруның күңеле бик нечкә, шуңа да аларны дәвалау гына түгел, сөйләшкән вакытта да дорфалык билгеләре күрсәтергә ярамый. Өлкән яшьтәге кешеләрдән кайчак: "Табиб янына барган идем дә әле моң - зарымны тыңлап та бетермәстән, "сиңа ничә яшь икәнен беләсеңме?" дип сорап куйды да, бүтән сөйләшәсе дә килмәде",- дигән зарлы сүзләр ишетергә туры килә. Шуңа күрә абруйлы табиб булу өчен яхшы белгеч булу гына да аз.
Мәхсүм Вәлиуллин Иске Шәйморзада хирург булып эшләгән елларда район үзәк хастаханәсенә килеп операцияләр дә ясый торган була. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыруга да карамастан үз вазыйфасына, Гиппократ антына тугры кала. Соңгы берничә дистә еллар инде гомуми терапия табибы белән берлектә, суд - медицина эксперты вазыйфасын да башкара. Әлеге хезмәтнең үзенә генә хас аерым үзенчәлекләре бар. Суд - медицина эксперты үлемнең сәбәпләрен, тән җәрәхәтләренең характерын һәм авырлыгын, зыян күрүченең, хокук бозган кешенең хәл - торышын һәм башкаларны ачыклау өчен суд яки тәртип саклау органнары карары нигезендә тикшерү үткәрә. Моның өчен, әлбәттә, мәетләрдән һәм тере кешеләрдән матди, биологик дәлилләр алына. Мәхсүм Абдуллович бу эшне һәрчак җиренә җиткереп башкара. Гаиләдә дә аңа хөрмәт зур. Кече Чынлы авылының иң чибәр, иң уңган кызы Зөлфиягә өйләнеп тигез, матур гаилә коралар. Уллары Марсельга югары белем алуда ярдәм итеп олы тормышка чыгаралар. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасының министрлар кабинетында җаваплы хезмәт башкара. Әти- әнисен ике оныкчык белән шатландырганнар.

-Гел сөйләшеп торабыз, хәзер бит элемтә заманы. Оныкчыклар да әби - бабай ни хәлләрегез бар дип, сорашалар. Үскәч кем буласыларын сорамыйбыз. Иң мөһиме кешелекле кеше булсыннар иде",- ди табиб.
Мәхсүм кебек матур язмышлы кешеләр тормышны бизи, башкаларга шатлык өсти. Эшләрен зур җаваплылык тоеп башкарулары, Гиппократ антына тугры калып, үз җирләрендә яшәүләре, халыкка хезмәт итүләре белән бәхетле андый игелек ияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев