25 февраль 2018 яңалыклары
-
Кече Чынлы авылы балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үтте
Кече Чынлы авылы балалар бакчасында "Тамчылар" төркемендә әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар алдан төсле кәгазъләрдән бүләкләр әзерләделәр, залны тутыргычлар,йолдызлар, солдатлар, парашютистлар рәсемнәре белән бизәделәр. "Минем әтием-горурлыгым" темасына рәсемнәр ясадылар, әниләре белән бергәләп хикәяләр яздылар.
-
Чүпрәледә полковник Валерий Колпаков кубогына чаңгы ярышлары узды
Чүпрәле районында Россия Кораллы көчләре полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Кагыйдә буларак, районыбыз спортчылары аны Ватанны саклаучылар көненә багышлыйлар. Быелгысында да стартка 70 тән артык чаңгычы басты
-
Чүпрәледә Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры узды
Ел саен үткәрелеп килүче әлеге турнир быел Ватанны саклаучылар бәйрәменә туры килде. Спорт яратучы ир- егетләр өчен әлеге чара менә дигән бүләк булгандыр. Чөнки һава торышы чагыштырмача салкынчарак торуга да карамастан, үзәк стадиондагы халыкның күпчелеген җанатар яшүсмерләр һәм ир- егетләр тәшкил итте.
-
Якташыбызның хезмәтен Мәскәү бәяләде
Кеше сәламәтлеген саклауга бөтен гомерен биргән һәм үз вазыйфасын Гиппократ антына тугры калып үрнәк төстә үтәгән һәр табибка үзе исән чакта ук һәйкәл куярга кирәктер. Шаяртып әйтүем түгел, табибларның турыдан - туры һөнәри тырышлыгы белән күпме гомерләр саклап калына. Нинди генә хәлдәге кешеләргә кабат тормышка елмаеп карау бәхете бүләк итмәгәннәр...