Яңа Элмәле авылында яшәүче Николай Петрович Герасимов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Ак эзле юллар, буразналар
Һөнәрчелек
Күптән түгел Н.П. Герасимов республика үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Николай Петрович Яңа Элмәле авылында, 1948 елның 5 маенда, дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Петр Анисимович Бөек Ватан сугышында катнаша. Яралана, госпитальдә дәваланып, өенә кайта. Кызганычка каршы, Николай Петровичка дүрт яшьләр тирәсендә, ул үлеп тә китә. Әниләре Вера Васильевна карамагында кала балалар. Уңган әниләре балаларым дип яши, аларның һәрберсен эшкә өйрәтә.
Авыл мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ульяновск өлкәсендә тракторчылар әзерләү курсында белем ала Николай Петрович. Һәм туган авылына кайта. Ул елларда колхозны Равил Низаметдинов җитәкли. Башлап Александр Карсаков янында тракторчы ярдәмчесе булып эшли Коля абый. Һәм шул еллардан бирле нинди генә маркалы тракторларны иярләргә туры килми аңа. Тәгәрмәчле “Таганрожец” тракторында, мәсәлән, ул җәен-кышын маллар өчен азык ташыса, көзен, уңыш җыю чорында аны комбайн итеп файдаланып, игеннәрне урып-җыя торган була. “Шундый вакытлар да бар иде шул”, дип искә ала яшьлеген тәҗрибәле механизатор. Район буенча һәрвакыт алдынгы урыннарда, социалистик хезмәт ярышы ударнигы була Николай Петрович.
– Җир сөрү, чәчү генә түгел, үзебез үстергән игеннәрне җыеп суктыру аеруча да куаныч бирә иде миңа. Тырышып, булсынга дип эшләдек, -ди хезмәт ветераны.
Тырыш хезмәте өчен Чехословакиягә туристик юллама белән дә бүләклиләр Николай Петровичны. Ул елларда совет кешесе өчен чит илләргә чыгу хыял була. Ә аңа бу бәхет тә елмая.
– Ул елны мин “Колос” комбайны белән игеннәрне урып-җыюда катнаштым һәм район буенча беренчелекне яуладым. Кече Аксу авылыннан Василий Дубанов исемле механизатор белән икәүләп бардык без Чехословакиягә. Өч атна дәвамында безне андагы шәһәрләр буенча йөртеп, истәлекле урыннарны күрсәттеләр. Прага шәһәре аеруча истә калды,-ди ветеран.
1984 елдан башлап Николай Петрович “Т-150К” тракторын иярли башлый. Әлеге трактор белән ул чәчү вакытында басуларга орлык, ашлама ташый. Тракторын, үз куллары белән, кран хезмәтен башкара алырлык итеп җайлап-көйли, капчыкларга төягән орлыкларны, ашламаны да шушы кран җайланмасы белән башлап трактор арбасына куя, аннан соң бушата. Шушы тракторы белән ул Сингәләй якларыннан, Шомыршы районыннан урман да ташый.
Хатыны Нина Петровна белән биш балага гомер бүләк итәләр. Аллаһы Тәгалә сынавымы – бер уллары армиядә чакта сырхаулап китә һәм савыга алмыйча, икенче уллары кинәттән вафат булалар. Ирле-хатынлы Герасимовлар тормышның бу әче хәсрәтендә дә үзләрен кулга алып, ничек тә кайгыга бирешмичә, тормышларын дәвам итәрлек көч табалар дисәк тә, мондый сынаулар эзсез генә узмый – яман шеш авыруы ияртеп Нина ханым да озак тормыйча, үлеп китә.
– Ярый әле кайгыларны онытып торырга яраткан эшем, янәшәмдә кызларым, оныкларым булды,-ди ветеран ул кайгылы көннәрне хәтерендә яңартып.
Авыл кешесенең иртәсе кояш чыкканчы башланып, шәфәкъ батканчы дәвам итә. Николай Петрович та иртәнге сәгатьләрдә үк торып, лаеклы ялда булуына карамастан, тракторын кабызып, басуга юнәлә. Басу киңлекләрен иңләве озак елларга сузылсын аның! Чөнки Николай Петрович кебек кешеләр сызган юллар, буразналар да ак эзле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев