Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хезмәт ветераны Валерий Васильевич Марков үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Валерий Марков Алешкин-Саплык авылында туган.

 

Бу көнне район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, Ханбик Камалов һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев юбилярга котлау сүзләрен җиткерделәр. Кунаклар хөрмәтле ветеранга район ветераннар советыннан, җирле үзидарәдән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Валерий Марков Алешкин-Саплык авылында туган.Әтисе Василий Трифонович Бөек Ватан сугышы ветераны, бик белемле, үз вакытында авыл советы рәисе дә була.

Алешкин-Саплык мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң Валерий Васильевичны туган мәктәбенә счет-эш башкаручысы булып эшкә чакыралар. Әлеге вазифаны ул 4 ел, армиягә киткәнче башкара. Бу вакытта ул кичке мәктәпне тәмамларга һәм урта белем алырга өлгерә.

Ә армия хезмәтен ул Германиядә уза. Хәрби хезмәт вакытында аны укырга җибәрәләр, сигез айлык курслар уза һәм аны, белемле, дисциплиналы солдат буларак, часть штабына билгелиләр.

Армиядән соң туган авылына кайта. Ул чакта авыл Советы бинасында урнашкан мәктәпнең үзәкләштерелгән бухгалтериясендә эшли башлый. Төрле елларда колхозда бухгалтер, ферма, склад мөдире булып та, профкомда да эшли, партком секретаре була. Ә 1990 елда аны Алешкин-Саплык авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Депутатлыкка сайлыйлар.

Аның намуслы фидакарь хезмәте төрле елларда Грамоталар, бүләкләр, Бөтенроссия халык санын алу билгесе, Чүпрәле районының 90 еллыгы истәлекле медале белән бәяләнә, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале иясе дә ул.

Тормыш иптәше Нина Игнатьевна белән дүрт бала: өч ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Нина Игнатьевна гомере буе Алешкин-Саплык урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Барлык балаларына да алар югары белем алырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.

- Без әти-әнигә бәхетле балачагыбыз, гомумән, барысы өчен дә бик рәхмәтле. Алар барыбызга да лаеклы белем алырга, аякка басарга булыштылар, яхшы тәрбия бирделәр һәм хәзер дә киңәшләре белән ярдәм итеп яшиләр,- ди улы Александр.

Бүгенге көндә дә Марковларның йорт һәрвакыт кунаклар белән тулы. Балалары еш киләләр, бар нәрсәдә дә булышалар. Алар үзләре дә тормыштан зарланмый, актив тормыш рәвеше алып баралар, һәрчак авыл, район, ил вакыйгалары турында хәбәрдарләр. Үз хуҗалыгында кәҗә, тавык асрыйлар, ит өчен дуңгыз үстерәләр, бакчачылык шөгыльләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев