Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ветеран укытучы янында кунакта

Ноябрь аеның күркәм бер көнендә хөрмәтле ветеран укытучыбыз Җәүһәрия апаның 80 яшьлек юбилеен билгеләде.

Без, мәктәп коллективы, чын күнелдән юбилярны котлап, аңа иң изге теләкләребезне әйтергә дип, Җәүһәрия апаның өендә булдык. Бүген дә укытучылык сыйфатын югалтмаган, замана яңалыклары белән хәбәрдар булган Җәүһәрия апабызга сокланмый мөмкин түгел.

Мәктәп директоры, профсоюз җитәкчесе һәм укытучылар теләкләрен шигъри юллар белән җиткереп, юбилярга олы хөрмәтләрен белдерделәр. Очрашу җылы мөгамәләдә узды, онытылмас мизгелләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы