Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Уңган тракторчы

Авыл хуҗалыгы үзенең һөнәри бурычын намус белән үтәгән хезмәтчәннәре белән данлана.

 Бүгенге язмам да шундыйларның берсе – Рәис Шакир улы Усманов хакында.

Рәис Шакир улы Усманов тумышы белән Иске Чокалы авылыннан. Сугыш чоры баласы. Аңа алты айлар тирәсендә сугыш башлана. Әтисе Шакир ага да башка авылдашлары кебек фронтка алына, сугыш тәмамланганнан соң да әле тиз генә кайта алмый. Әнисе Сәйри апа исә гомере буе колхозда эшли.

Рәис абый 10 яшеннән үк хезмәткә тартыла, башлап тракторда плугарь булып йөри, аннан соң комбайнчы ярдәмчесе итеп алалар аны. Тракторчылар әзерләү курсларында укып тракторчы таныклыгы ала. Яшь механизатор авылдагы колхозга кайтып тракторга утыра. Ел әйләнәсе хезмәттә була ул. Иртә яздан җирләрне культивацияли, чөгендер чәчә, аларның рәт араларын эшкәртә, тиешле вакытта ашламасын кертә, гербицидын сиптерә, көзен исә үзе үстергән чөгендер басуларыннан аның мул уңышын җыеп ала. Пенсиягә чыккач та әле берничә еллар дәвамында эшләвен дәвам итә Рәис абый.

Гомере буе хезмәттә булып, булсынга дип эшләүче механизаторны колхоз, район җитәкчелеге дә күрә, ел саен аны Сабантуй мәйданнарына чакырып бүләклиләр. Хәтта чит илгә чыгу өчен Германиягә юллама да бирәләр аңа. Мәскәүдәге ВДНХга да җибәрәләр аны, аннан медаль һәм кул сәгате белән бүләкләп кайтаралар Рәис абыйны.

Реклама

Тормыш иптәше Надирә апа белән тигез тормышта биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәрберсен укытып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр, балаларының һәрберсе гаиләле. Надирә апа да гомере буе колхозда эшли, 17 ел фермада сыер сава, 13 еллап чөгендер үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Надирә апа да, Рәис абый да хезмәт ветераны исеменә лаек булалар. Бәхетле әби белән бабайның 8 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар.

Бүгенге көндә Усмановлар төп нигездә уллары Рамиль, киленнәре Наилә, оныклары Раниль, Рания һәм Ринас белән гомер кичерәләр.

Рәис абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Иске Чокалы авыл җирлегеннән Рәмис Низаметдинов, Иске Чокалы ветераннар советы җитәкчесе Гөлсирә Хәлиуллина килгән иде. Алар ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев