Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тудырганга гына түгел, үстергәнгә дә “әни“ диләр

"Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен", диләр. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең: "Тау урыныннан күчкән дисәләр, ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр, ышанмагыз", дигән сүзләрен искә төшерик тә, үзебезчә нәтиҗә ясыйк: баласыннан баш тарткан әниләр, кайчан да бер акылга килеп, сабыйларын эзләп килер дип көтмәгез. Шуңа да бөтен өмет-бала яраткан, аларны гаиләләренә...

Любовь тумышы белән Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, башкалар кебек шәһәргә китү мөмкинлеге булуга да карамастан, авылда төпләнеп калуны хуп күрә ул. 2000 елда авылдашы, асыл ир-егетләрдән булган Николай Кудрявцев белән гаилә корып җибәрәләр. Гаиләне тулыландырып кызлары Анастасия туа. (Бүгенге көндә Анастасия Чебоксар шәһәрендәге медицина колледжының 2 курсында белем ала).

Ирле-хатынлы Николай һәм Любовь авылда халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә башлыйлар. Район кулланучылар җәмгыятенә караган "Кристалл" сөт җыю оешмасында эшлиләр. Аннан соң үзләре ИП ачып, шәхси УАЗ машинасы сатып алалар һәм халыктан сөт җыеп тапшыру эшләрен дәвам итәләр. Аннан соң бу эш Николайга гына кала, Любовь район үзәгендәге "Магнит" кибетенә кассир-сатучы булыр эшкә урнаша.

Кызлары Анастасия укырга киткәч ирле-хатынлы Николай һәм Люба зур бер өйдә икәү генә калалар. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп яшәгән парның бүтән балалары булмау да тынгысызлый икесен. Ниһаять, үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашыру максатында алар төрле шәһәрләрдәге балалар йортларына мөрәҗәгать итеп, чиратка басалар. Ике еллап көтәргә туры килә. Чебоксар шәһәрендәге реабилитация үзәгенә килгәч аларга 7 яшьлек Егорны һәм 4 яшьлек Матвейны күрсәтәләр. Бер күрү белән үк балалар да, булачак әти-әни дә бер-берсен ошата. Барлык кәгазь киртәләрне ерып чыкканнан соң, гаилә ике угылга тулылана.

Ә уллыкка алган балалары турында сөйли башлагач Любаның да, Николайның да йөзләрендә, күзләрендә балкыган куанычны, шатлыкны сүзләр белән генә әйтеп аңлатырлык түгел. Мин аларда бу балаларны чиксез ярату, алар өчен горурлану хисләрен күрдем.

-Улларыбыз Егор һәм Матвей гаиләбезгә ямь өстәде, өебез бала-чаганың шат авазыннан гөрләп тора,-диләр бертавыштан ирле-хатынлы Кудрявцевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев