7 март 2018 яңалыклары
-
"Туганайлар" керәшен газетасы редакторы сайлауда катнашырга өнди
(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Людмила Белоусова, "Туганайлар" культура-агарту керәшен газетасының баш редакторы, сайлауларга бару турында фикерен әйтте. Сайлауларга үземнең гражданлык бурычымны үтәр өчен барам, диде ул.
-
Чүпрәле хатын-кызлары Президент белән очрашты
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты ел дәвамында уңышлы хезмәт иткән, күпбалалы, я булмаса ятим балалар алып тәрбияләгән хатын-кызлар белән очрашты. Әлеге очрашуда Чүпрәле районыннан гүзәл затларыбыз да катнашты. Иске Ишле авылыннан Миләүшә Фәхретдинова, Мунчәли авылыннан Миләүшә Туктиева, Иске Чүпрәледән Альбина Шәрәфетдинова, Яңа Элмәледән Ольга Ишметова, Кече Убидан Галина Козлова, Алешкин-Саплыктан Наталья...
-
Марат Гафаровның Халыкара хатын–кызлар көне уңаеннан котлавы
Кадерле хатын-кызлар!
-
Тудырганга гына түгел, үстергәнгә дә “әни“ диләр
"Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен", диләр. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең: "Тау урыныннан күчкән дисәләр, ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән дисәләр, ышанмагыз", дигән сүзләрен искә төшерик тә, үзебезчә нәтиҗә ясыйк: баласыннан баш тарткан әниләр, кайчан да бер акылга килеп, сабыйларын эзләп килер дип көтмәгез. Шуңа да бөтен өмет-бала яраткан, аларны гаиләләренә...
-
Чүпрәленең гүзәл затларына!
Ачык йөзле гүзәл хатын-кыздай, Йөзә күктә кояш елмаеп. Нурларының тоеп рәхәтлеген, Чәчәк ата күңел уянып. Язның тәүге чәчкәсе шикелле, Хис-уйларга төреп һәммәбез. Гүзәл затлар сезнең бәйрәмегез, Үтә түргә күркәм ямьләнеп. Бәйрәм уңаеннан ак теләкләр, Яусын юлыгызга сибелеп. Бәяләнеп изге эшләрегез, Яшәгез сез күреп игелек. Җир йөзенең тере чәчәкләре, Яшәешнең гүзәл...
-
Ольга Ефремова: –Тормышымның мәгънәсе–балаларым һәм укучыларымда
Быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» республика бәйгесенең зона турында «Хатын-кыз рухилык һәм мәдәният» номинациясендә Ольга Владимировна Ефремова җиңү яулады. Ольганы белгән кешеләрнең моңа исе китмәгәндер. Рухи бөеклеге йөзенә язылган чөнки аның.
-
Ике “биш“ле куелган мәлләрдә
"Кечкенә кызым", дия иде аңа Касыйм абый. Бөтен балаларыннан да аерып яраткангамы, әллә инде иң кечкенәсе булгангамы, шулай яратып эндәшәләр иде шул Дилүзәгә.
-
Зөлфия Җәббарова Чүпрәленең мактаулы гражданы исеменә ия булды
Барис Гафуров җитәкчелегендәге "Цильна" хуҗалыгы районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылардан санала. Хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы Зөлфия Җәббарова гына да һәр сыердан көненә уртача 1000гә якын литр сөт сава. Әлеге хезмәтендә инде ул өч дистәгә якын ел эшли.
-
“Карт аю урманда ул”,- ди Олимпиада апа
Туган көн белән котларга килгәндә ишек алдына ук чыгып мине бер апа каршы алды. Өйгә кереп "Олимпиада әбине күрер идем", дигәч, "Ул сине ишек төбенә чыгып каршы алды бит", диделәр.
-
Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Мәдинә Арифулла кызы Хисмәтулловага 90 яшь
Район үзәгендә гомер кичерүче Мәдинә Арифулла кызы Хисмәтуллова үзе һәм тормыш юлы һәр кешегә яхшы таныш булган өлкәннәребезнең берсе. Ә шушы көннәрдә генә ул олы юбилеен-90 яшьлеген билгеләп үтте.