Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Тормыш сынауларын җиңелмичә кичкән Зөһрә апа

Бүгенге көндә Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Зөһрә апа Бохариева Зәйнәпбану апа белән Шәйхулла абыйның биш балалы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Авыл мәктәбендә 7 классны тәмамлау белән үк колхозга эшкә килә. Үзенең беренче хезмәт чыныгуын да яшь кыз фермада ала - сарыклар карый. Эшкә теше-тырнагы белән ябышып, намус белән эшли кыз. Төрле елларда аңа яшь бозаулар тәрбияләргә дә, сыер савучы хезмәтен башкарырга, дуңгыз фермасында эшләргә дә туры килә. Ул чорда “Ирек” колхозының үз яшелчә бакчасы да була. Зөһрә апаның өлешенә дә тия яшелчә бакчасында эшләүләр.

Авылдашы Җәмил белән тормыш корып җибәрәләр. Тигез тормышта биш балага гомер бирәләр. Җәмил - алдынгы комбайнчыларның берсе. Кызганычка каршы, гомере кыска була.

- Бик матур яшәдек, куллары алтын - теләсә нинди эшне дә бик җиңел башкарып чыга торган иде. Аны югалтуны бик авыр кичердем, ләкин язмыштан узмыш юк дип, яшәдем,-ди Зөһрә апа да.

Зөһрә апага балаларына беръюлы әти дә, әни дә булырга туры килә. Ул вакытта әле Җәмил абыйның әтисе Гомәр абзый да, әнисе Мәсуфа апа да исән булалар. Алар икесе дә Зөһрә апага терәк булып, улларының дәвамчылары булган оныкларын тәрбияләргә, укытышырга ярдәм итәләр. Зөһрә апа да колхоз эшеннән кайтып керми, балаларының һәрберсенә югары белем бирү өчен көчен кызганмый.

Реклама

- Аллага шөкер, кызларым да, улларым да йөземә кызыллык китермәделәр, укыдылар, тормышта үз урыннарын таптылар, гаиләлеләр,-ди Зөһрә апа бүгенге көненә куанып.

Кайнана белән кайнатасын да тәрбияләп, аларның бәхиллекләрен алып соңгы юлга озата Зөһрә апа. Бүгенге көндә хөрмәтле ветеран улы Илгизәр, килене Флера тәрбиясендә гомер кичерә. Әтисенең эшен  улы Илгизәр дәвам итә - авылның алдынгы комбайнчысы ул. Зөһрә апаның 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Юбилярны бәйрәм белән котларга район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин да килгән иде. Ул хөрмәтле ветеранга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты һәм  “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров исеменнән бүләк тапшырды, сәламәтлек, бәхет теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев