Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Тәмле ашлары белән макталган

Иске Уби авылында яшәүче Нина Альмяшкинага да 90 яшь тулды.

Нина Васильевна 4 нче сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә килә, аны ат караучы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Төрле елларда колхозда, мәктәптә, интернатта пешекче булып та эшли әле ул.

Ире Петр Иванович белән бергә өч бала үстерәләр. Ире — балта остасы була. Ләкин дөньядан бик иртә китә, 1975 елда вафат була.

Нина Васильевна, ялгыз башына, балаларына укуларын дәвам иттерүдә һәм һөнәр алуда булыша алуы белән горурлана. Олы улы Анатолий ветеринар белгечлеге, ә кызы Галина һәм кече улы Василий медицина белеме алалар. 

Нина Васильевна төрле елларда намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «В. И. Ленинның 100 еллыгы» медале, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул — хезмәт ветераны.

Хөрмәтле ханым бүгенге көндә үз йортында яши, балалары янына күченергә теләми. Олы улы Анатолий һәм кызы Галина әниләре янына чиратлашып кайталар һәм аны тәрбияләп торалар. Юбилярның бүгенге көндә 4 оныгы бар.

Нина Васильевна бүген дә бүген дә бик актив әле, өйдә тәрәзә төбендә бүлмә чәчәкләрен үстерә, хәтере дә яхшы әле. Кунакларны да Нина Васильевна капкага кадәр үзе озата чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев