Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Сугыш чоры баласы ул

Азат Хуҗиев 1941 елның 1 июлендә Иске Чүпрәле авылында Мәхмүпҗиһан һәм Нәҗибулла агайның 10 балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

Азатка 1 ай була алмаган, әтисен Бөек Ватан сугышына алганнар. Нәҗибулла агай ике елдан контузия алып, бер күзен югалтып, сугышка яраксыз дип табыла һәм өенә озатылган. Әмма тыныч тормышта гына озак яшәргә язмый ветеранга, алган яралардан, контузиядән тулысынча тернәкләнә алмыйча, 1953 елда бакыйлыкка күчә ул.

Сугыш чоры баласы булганлыктан, Азат абыйга бәхетле балачак тәтемәгән. Ачлык, ялангачлык – боларны ул барысын да үз җилкәсендә татыган. Кышын мәктәптә укып, җәен 9 яшеннән көтү көткән. 7 классны тәмамлагач, язмыш җиле аны Үзбәкстан җирләренә алып киткән. Анда бер эштән дә баш тартмыйча, авылда калган әнисенә, энесенә, сеңелләренә булышкан. Фирганә шәһәрендә кичке урта мәктәпне һәм автомеханика техникумын тәмамлый. Крановщик һәм механик вазифаларын башкара. “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була, күп санлы Мактау Грамоталары, акчалата премияләр белән бүләкләнә. 44 ел стажлы хезмәт ветераны ул.

Бераз тернәкләнгәч туган якларына кайтып төпләнә Азат абый гаиләсе белән. Төп йортта ялгыз калган әниләре белән яшәп китәләр алар. Мәхүпҗамал апаны карап-тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үскән ир-егетне районда да җаваплы урыннарның берсенә – ул чорда әле гөрләп эшләп килүче ПМК участогына начальник итеп билгелиләр. Биредә ул 25 ел хезмәт куя. Аннан лаеклы ялга чыкканчы райондагы газ службасында эшли.

Реклама

Чит җирләрдә үзенең якташы Дилбәр Адельша кызы белән очрашып, гаилә коралар. Туган якларга кайткач өч балага гомер биреп,  тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Марат – юрист, Татарстанның бер районында эчке эшләр бүлеген җитәкли. Кызлары Ландыш – психолог, Ләйсәннәре исә икътисадчы. Чебоксар шәһәрендә тулы гаилә белән яшиләр. Кияү-киленнәре дә әти-әни дип хөрмәт итеп яшиләр.

Бабасы белән әбиләренең иң зур шатлыклары – оныклары. Оныклары Булат белән Алинә икесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар, КФУда укыйлар. Адельләре – 6, Гилмур – 5, кечкенә Аделиналары исә 1 сыйныфны тәмамлаган.

Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә аларның өе гөрләп тора, балалары кайта, кунаклар өзелми бу кунакчыл йорттан. Әтиләренең һәм бабаларының олы юбилеена да барлык балалары, оныклары һәм дуслары кайткан иде. Балалары, оныклары, туганнары һәм дуслары юбилярга озын гомер, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев