Рәшит Багаутдинов: “Балаларым һәм оныкларым белән бәхетлемен”
Шәхесләр

Рәшит Багаутдинов: “Балаларым һәм оныкларым белән бәхетлемен”

Шәхси йортта яшәүче Рәшит абый Багаутдинов зур булмаган бакчасында бәрәңге, кишер, суган гына түгел, күп кенә җиләк-җимеш тә үстерә. Ул оста бакчачы булу өстенә алтын куллы, иҗади кеше дә. Шул ук вакытта аның өендәге тәрәзә төпләрендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә утыра, төрле төсле миләүшәләргә һәм башка гөлләргә сокланмый мөмкин түгел.

Рәшит Вәлиәхмәт улы тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан. Өч балалы Вәлиәхмәт ага һәм Факия ханым гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Иске Чүпрәле урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган яшь егетне Яңа Ишле авылындагы мәктәпкә физкультура, сызым, рәсем, хезмәт дәресләрен укытырга билгелиләр. Булачак тормыш иптәше Дилүзә Юсуп кызы белән дә нәкъ менә Яңа Ишле мәктәбендә эшләү елларында таныша ул. Соңрак исә егет белән кызның дуслыгы олы мәхәббәткә әверелеп, яңа гаиләгә нигез салына.

1975 елда исә аны армия хезмәтенә чакыралар. Армиядән соң белемле яшь егетне райондагы интернатка физкультура укытучысы итеп куялар. Биредә ике ел эшләгәннән соң аны ул вакыттагы милиция бүлегенә эшкә күчәргә күндерәләр. Биредә ул 1992 елга кадәр хезмәт куя. Аннан соң тәҗрибәле, һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы Рәшит абыйны райондагы хәрби комиссариатка чакыралар. Биредә ул социаль һәм пенсия тәэминаты бүлеге начальнигы хезмәтен башкара, шулай ук бер үк вакытта кадрлар бүлеген дә, ветераннар һәм гражданнар белән эшләү бүлекләрен дә җитәкли. Район хәрби комиссариат бүлегендә ул әлеге оешма үз эшчәнлеген тәмамлап, Буа районына кушылганчыга, ягъни 2017 елга кадәр эшли. Нәкъ менә район хәрби комиссариат бүлегендә эшләгән елларында районда төзелеп килүче Дементьев исемендәге паркны хәрби техника белән тулыландыруда үз өлешен кертә ул.

- Ул елларда төрле хәрби частьлар белән килешеп, андагы списать ителергә тиешле техниканы районга сөйләшеп кайтару өчен күп тапкырлар төрле частьләргә барырга туры килде. Пушка-град, танкалар, гомумән, самолетлардан кала бөтен техниканы кайтаруда күп көч куйдым. Бүгенге көндә шушы паркка карап сокланам, горурланам да,-ди ул үткән еллардагы хатирәләрен яңартып.

Рәшит Вәлиәхмәт улының намуслы хезмәте төрле елларда бирелгән күп санлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бәяләнә. 3 дәрәҗә “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Район мәдәният йортында эшләп килүче “Таң” ансамбле белән күп тапкырлар Эстониядә, Пензада, Чувашия Республикасында чыгышлар ясарга туры килә аңа, лауреат исемнәренә лаек була.   

Тормыш иптәше Дилүзә ханым белән алар тигез тормышта ике балага гомер бирәләр. Тормышта ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә Рәшит абыйга. Уллары Тимурның фаҗигале үлемен дә ирле-хатынлы Багаутдиновлар бик авыр кичерәләр. Шулай да сынмыйлар, сыгылмыйлар, бер-берсенә терәк булырга тырышып, үзләрендә яшәргә көч табып, тормышларын дәвам итәләр. Нәкъ менә шул елларда Рәшит абый дингә килә, биш вакыт намазын укый башлый. Шулай итеп ул диннән көч алып, яши башлый. Дилүзә ханым белән икәүләшеп, олы уллары Радикны укытып, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр алар. Уллары бүгенге көндә гаиләле, үзе дә ике бала әтисе.

Менә шулай яралар акрынлап төзәлеп, матур гына яшәп торганда язмыш тагын бер кат сыный әле Рәшит абыйны. Бу юлысы инде 38 ел бер сукмактан, бер сулышта яшәгән пар канаты булган Дилүзә ханым аша. Язмышның сынауларына каршы торып, җир җимертеп эшләп йөргән Дилүзә апага табиблар яман шеш диагнозы куялар. Әлеге авыруга каршы ирле-хатынлы алар икәү көрәшәләр. Әмма язмыштан узмыш юктыр инде, авыру алдында табиблар да, алар да көчсез була шул. Казан хастаханәләрендә дәваланулар да әллә ни файда бирми, Дилүзә апа әкренләп сула бара. Хастаханәдә дә, өйдә дә соңгы сулышына кадәр аның янында һәрвакыт Рәшит абый була. Әлбәттә, балалары да, туганнары да кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышалар, аларга бүген дә рәхмәтле ул.

Дилүзәсен җирләгәннән соң исә Рәшит абый өйдә ялгызы кала. Әмма тормыш дәвам итә, гомере буе хезмәттә, кеше арасында булган Рәшит абый бакчачылык, гөлләр үстерү кебек шөгыль белән мавыгып китә. Бакчасында төрле төр җиләк-җимеш үстерә, аларның кайнатмаларын да үзе әзерли. Төрле үләннәрне, карлыган, малина һәм башка шундый хуш исле җимеш агачларының яфракларын киптереп чәйгә салу өчен әзерли. Ел саен иван-чайны киптереп, хуш исле заваркалар ясый. Хәтта хатын-кызлар да көнләшерлек тәмле-тәмле кышкылыкка салатлар әзерләп, кәбестә, кыяр тозлап куя. Өендә аның 50дән артык төрле гөлләр үсә.

– Доллар гөлем быел чәчәк аткан иде, күрергә өлгермәдегез, коелды инде, фикусым менә чәчәккә төймәләнгән әле,-ди ул гөлләре белән таныштырып.

Лаеклы ялда булса да актив тормыш рәвеше алып бара ул. Район ветераннар советы тормышында да актив катнаша. Ветераннар арасында йөзү, шашка-шахмат, волейбол, ату, җиңел атлетика буенча узган ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулый. Яшь вакытларда Рәшит абый бию түгәрәкләрендә шөгыльләнеп, төрле конкурсларда, концертларда еш катнаша торган була. Әлеге шөгыле белән ул әле дә район ветераннары белән Буада узган “Балкыш” зона фестивалендә катнаша. Өендәге евроремонтны да ул эшчеләр ялламыйча, тәҗрибәле осталар да кызыгырлык зәвыклы итеп, үз куллары белән ясап чыга.

Улы Радик, үз кызыдай якын булган килене Гөлнара һәм оныклары Лиана белән Юныс Рәшит абыйның иң зур куанычлары.

- Балаларым һәм оныкларым белән бәхетле мин бүген. Аллага шөкер, алар һәр көнне килеп, хәлемне белешәләр, кирәк чакта ярдәм итәләр, мин бик рәхмәтле аларга. Аларның шатлыкларына куанып, уңышлары белән горурланып яшим,-ди Рәшит абый.


Нет комментариев