Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үрнәк әни

Халык арасында эшләп, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә омтылучы кешеләр олы хөрмәткә лаек. Гөлирам Адельҗан кызы Мөхетдинова да шундый шәхесләрнең берсе.

Гөлирам апа 1940 елның 30 августында Яңа Ишле авылында Мөхлисә апа һәм Аделҗан абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы сугыш елларына туры килгән кыз бала мәктәпне тәмамлап чыгуга, әти-әнисенә ярдәм итәргә теләп, эшли башлый. Белемле, оештыру сәләте дә булган яшь кызга авылдагы клуб мөдире вазифасын ышанып тапшыралар. Үз хезмәтен тел-теш тидермәслек итеп, намус белән башкарган, кешеләр белән тиз арада уртак тел таба белгән кызны җитәкчелек тә читкә җибәрми, соңрак Яңа Ишле авыл советына секретарь итеп чакыра. Биредә сигез еллап хезмәт куйганнан соң, аңа Иске Кәкерле авылы янындагы кирпеч заводында кассир булып та эшләргә туры килә. 1973-81 елларда исә Яңа Ишле авыл Советы рәисе вазифасын да башкара әле ул. 1983-2000 елларда Яңа Ишле авылындагы почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли, лаеклы ялга да шуннан озаталар аны (пенсиягә чыкканнан соң да әле 10 еллап әлеге хезмәтне башкара).

Гөлирам апа кешеләрне игътибар белән тыңлый белүе, алай гына түгел, киңәшләре белән, нинди генә хәлдән дә чыгу юлын табарга ярдәм итүе, кешедә өмет уята белүе белән дә күпләрнең ихтирамын һәм хөрмәтен яулый. Үз гомерендә аңа Яңа Ишле авыл Советы составына кергән өч авыл кешеләре белән эшләргә туры килә. Алар аны бүген дә зур хөрмәт белән искә ала.

Дамир Таһир улы белән гаилә корып, биш кыз балага гомер бүләк итәләр, аларның һәрберсен укыталар, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. Бүгенге көндә аларның 8 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар.

Бер сүз белән әйткәндә, авырлыкларга бирешми, тормыштан ямь һәм тәм табып яши бу гаилә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев