Реклама
Шәхесләр
Намуслы хезмәттә үткән гомер
Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр -тормышыбызның күрке. Мунчәли авылында гомер кичерүче Нурислам Шәйхелислам улы Исмәтов шундыйларның берсе.
Мунчәли авылындагы мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын ул кичке мәктәптә дәвам итә. Бер үк вакытта колхозда эшли дә башлый. Әниләре һәм апасы авыру булганлыктан авылны ташлап, читкә чыгып китү турында уйлый да алмый ул. Нурислам абыйга төрле елларда төрле эшләр башкарырга туры килә. Тракторда прицепщик та була ул, тимерче алачыгында да эшләргә туры килә аңа. Тимерче алачыгында эшләү вакытында бер күзенә тимер кыйчылчыгы керә. Төрле хастаханәләргә барып карасалар да, дәва табылмый, шулай итеп, яшьли килеш бер күзе күрми башлый аның. Шуның аркасында армия хезмәтенә дә чакырмыйлар аны. Хезмәт белән чыныгып үскән егет, бер күзем күрми бит минем дип, өйдә кул кушырып утырмый, колхозда эшләвен дәвам итә. Еллар узган саен, күзе авыртуы белән килешеп, тормышка җайлаша бара, комбайн да идарә итә башлый. 15 ел буе ул “СК-3”, “СК-4”, “СК-5” комбайннары штурвалы артына утырып, туган авылы басуларын иңли, тырышып, булсынга дип эшли.
Ул елларда авылда, фермаларда юллар юк, язгы-көзге пычракларда фермаларга якын килерлек булмый. Шуңа да колхоз җитәкчелеге Нурислам абыйга ферма эчләренә юллар салу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә. Үзенә төзелеш бригадасы оештырып, колхозда фермалар эчләренә, бару-кайту өчен бетоннан юллар да ясыйлар алар бригада егетләре белән.
Тырыш, гадел, тәртип яратучы һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Нурислам абыйга колхозда склад мөдире вазифасын да ышанып тапшыралар. Биредә дә сынатмый ул.
1975 елда Гөлфика Исмәгыйль кызы белән тормыш корып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы кызлары Миләүшә, уллары Марат туа. Тормыш иптәше белән бергәләп, балаларына ныклы белем һәм тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Балалар, оныклар шатлыгына куанып яшисе көннәрдә алар гаиләсен кайгы җиле шакый, Гөлфика апа авырудан вафат була. Нурислам абый төп нигездә ялгызы гына кала.
Нурислам абый бер генә минутын да бушка уздырмый, мәчеткә йөри, җомадан калмый. Дини йолаларны үтәп, булганына шөкер итеп яши.
Бүгенге көндә Нурислам абыйның өч оныгы бар. Кызы Миләүшә гаиләсе белән Ульяновск каласында яшәсә, Мараты - Казанда, вертолет заводында эшли. Авылда ялгызы гына яшәсә дә, балалары, оныклары һәр атна саен кайтып, Нурислам абыйның хәлен белешеп, ярдәмләшеп китәләр. Бәйрәм, ял көннәрендә аның өе гөрләп тора.
Нурислам абыйны олы бәйрәме көннәрендә, 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итәргә район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килгән иде. Ул юбилярга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды, исәнлек-саулык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев