Мунчәли авылында яшәүче Фәймә Камалованың 40 елдан артык гомере ферма белән бәйле
Мунчәли авылында яшәүче Фәймә Алиулла кызы Камалова хакында авылдашлары авылыбызның иң алдынгы, тырыш, сабыр сыер савучысы иде ул, диләр хөрмәт белән.
Чыннан да Фәймә апаның 40 елдан артык гомере ферма белән бәйле. Гомумән, ул үзен белгәннән бирле хезмәттә булуы турында әйтә. Гаиләдә 9 бала үсә алар, Фәймә апа исә өченче бала була. Әтисе Алиулла агай да, әнисе Нәсимә апа да гомере буе колхозда эшләгәннәр. Әти-әниләре белән бергә балалар да эшләп үсә. Фәймә апа да 7 классны тәмамлагач ук, колхозга эшкә килә. Чөгендер дә эшли, фермада сыерлар да сава ул. Ул елларда фермалар мал белән тулы, һәр группада 25-30 баш сыер була, хәзерге кебек аппаратлар белән түгел, кул белән савалар. Фермадагы барлык эшләр дә кул куче белән башкарыла торган була әле ул елларда.
-Әнигә 5әр гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде, без, балалар да, җыйнаулашып әнигә булышырга бара идек. Беркайчан арыдым димәде, урынга ятып тормады ул. Чөгендердән кайткач йөгерә-йөгерә сыерларын саварга китә иде,-диләр балалары әниләре турында.
Алдынгы сыер савучының фоторәсеме ул елларда райондагы Мактау тактасыннан төшми, районда, Буага алдынгылар слетына бара, хәтта Германия, Чехословакия кебек чит илләргә путевка белән дә бүләклиләр Фәймә апаны.
Авылдашы Әмирҗан абый белән гаилә корып, 8 балага гомер бирәләр алар. Әмирҗан абый колхозда балта остасы да була, язгы чәчүгә орлыклар агулауда катнаша. Гаилә, балалары өчен тырыша-тырыша эшләп йөргәндә, күрәсең, саклану чаралары турында онытып җибәрә, орлык агулаганда агуланып хастаханәгә эләгә. Кызганычка каршы, табиблар көрәшүгә дә карамастан, аның гомерен саклап кала алмыйлар. Фәймә апа кочагына 8 баласын сыендырып ялгызы торып кала, кечкенәсе Гөлүсәгә дә 1 яшь кенә була әле ул вакытта. Язмыш сынавына каршы торырлык көч таба ала Фәймә апа, үзен кулга алып, балалары өчен яши башлый. Аларның һәрберсен аякка бастыра. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш-эшчән булып үсәләр, әниләренең йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар. Әмма язмыш Фәймә апаны кабат та сыный әле. Бер улы Әфганстан җирендә хезмәт итеп исән-сау кайтса, икенче улына армия сафларыннан кайтулар насыйп булмый. Ә иң үкенечлесе, хезмәтен тәмамлап, кайтырга бер көн калгач, соңгы заданиены үтәргә киткәч, аларның самолетларын атып төшерәләр. Улын табут белән кайтарган көннәрен бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый әле Фәймә апа. Ярый әле Фәймә апа янында ул көннәрдә якыннары, туганнары, балалары була, кайгысын эчкә йотып, тормышын дәвам итә. Дин юлына баса, намаз укый, һәр догасында ул Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык, иминлек, якыннарына, балаларына исәнлек-саулык сорый.
Фәймә апаның 12 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Ял, бәйрәм көннәрендә Фәймә апаның өе гөрләп тора. Бүгенге көндә ул кызы Зөлфия белән яши. Хуҗалыкларында мал асрыйлар, 4 баш савым сыерлары бар икән әле дә. “Эше күп инде мал асраганда, әмма сөт-катыгы, каймагы өстәлдә була. Аннан соң сөт сатып, гаилә бюджеты да тулылана. Калган балаларым да бик булышалар үзебезгә”,-ди Фәймә апа.
Әниләренең 80 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеранның балалары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Мунчәли авылы ветераннар советы рәисе Кадрия Хисаметдинова килгәннәр иде. Алар Фәймә апага ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев