Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мөслимә Хәйруллина: Президент кулыннан алган беләзек -иң зур бүләк

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче 11 бала әнисе Мөслимә Сафиулла кызы Хәйруллинага 85 яшь тулды.

ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында хөрмәтле ветеранны район Башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, балалары, туганнары, һәркем котлады.

Мөслимә апа тумышы белән Кушкуак авылыннан. Аның  балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисе Сафиулла ага хатыны Мәүлидәне  өч баласы белән ялгызын калдырып, яшьли үлеп китә.  Шуңа да 4нче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмаганга, колхозда эшли башлый кызчык. Нинди авыр хезмәт булса, барысын да башкара: капчыклар да күтәреп ташый, махсус машинада әйләндереп чәчүлек орлык әзерләүдә дә катнаша, ир-егетләр кебек үгез җигеп, Мунчәли авылына флягалар белән колхозның һәм халыктан җыелган сөтне дә ташый, чөгендер дә үстерә.

18 яшендә авылдашы Насих  белән тормыш корып, 11 балага гомер бүләк итәләр. Балаларының һәрберсен укытырга, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. 1969 елда Иске Чүпрәле авылына күченәләр, өй төзиләр.

Мөслимә апаның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда күп санлы Мактау грамоталары, бүләкләр белән бәяләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Күп балалы әни буларак  «Герой-Ана» һәм “Ана Даны” орденнары һәм медальләренең тулы кавалеры да ул.

2010 елда «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы оештырган конкурста Мөслимә апа гаиләсе белән катнашып, «Хатын-кыз: Ана» номинациясендә җиңү яулаган иде. Һәм Казанга баргач  беренче Президент Шәймиев көмеш беләзек тә биргән. “Гомеремдәге иң кадерле бүләк тә шулдыр, мөгаен”, -ди Мөслимә апа үзе бу турыда.

Мөслимә ханым  биш вакыт намазын калдырмый, балаларына, туганнарына, якыннарына исәнлек, илләрнең тыныч булуын теләп догалар кыла.  Төрле дини мәҗлесләргә дә бик еш чакыралар аны, авылның ак  әбисе дә ул. Үзенең 85 яшьлек юбилеен да ул ясин укытып, мөселманнарча бәйрәм итте.

Бүгенге көндә Мөслимә апа кызы Рәмзия тәрбиясендә яши. Аның 11 баласы, 19 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Хөрмәтле ветеран күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ил, республика, авыл вакыйгалары турында хәбәрдар булып тора. Газеталар укырга ярата, телевизор карый. Эше төшкәндә тегү машинасын алып кирәк-яракны тегеп тә куя.

–Яшьләргә әйтәсе сүзем шул: бернинди эштән курыкмаска, булсынга дип хезмәт итәргә кирәк. Хезмәтнең тире ачы булса да - җимеше татлы,- ди Мөслимә апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев