Мансур Хисаметдиновның бөтен тормышы туган авылы белән бәйле
Гомер агышлары
Зур Чынлы авылында яшәүче һәм үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мансур абый
күп еллар туган колхозында хезмәт куя. Фермада эшләргә, төзелеш бригадасын җитәкләргә дә туры килә ана. Бригадаы белән авыл клубын, мәктәп, ферма биналары, амбарлар төзиләр. Ул һәрвакыт үзенең хезмәт сөючәнлеге, башкаручанлыгы белән аерылып торган. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей даталарына бирелгән медальләр шуның дәлиле.
Хатыны Дания апа белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр: 4 кыз һәм 2 малай. Кызганычка каршы, моннан 13 ел элек Дания апа бу дөньядан китә. Мансур абый бүгенге көндә үз өендә ялгызы гына яши. Авылда кызы Резедасы төпләнеп калган. Ул һәр көнне әтисе янына килә һәм аңа һәрнәрсәдә ярдәм итә, ашарга әзерли, хуҗалык эшләрен башкара.
Бүгенге көндә Мансур абыйның 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләкләр, шулай ук, «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек медален тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев