Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Лилия Камалтдинова: «Мәктәп ишеген ачып керүемә 28 ел вакыт үтеп киткән»

Алтын көздә безнең өчен бик күркәм бәйрәм — Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Исәнме, алтын көзем! Менә тагын безгә әйләнеп алтын-сары көз килде. Табигать көннән- көн бизәнә, матурая, үзгәрә. Үзенә генә хас тәмле исләрен аңкыта, уңышлары белән бүлешә. Пәрәвезләр очыра, яфрак яңгырларын яудыра. Нинди гүзәллек, хөрлек! 

Көзләр якынаюга минем күңел хисләрем, уку-укыту мәсьәләләре белән беррәттән ниндидер җаваплылык, кайгырту, борчылу хисләре кичерә. Менә ничә еллар, үзенә бер дулкынлану белән мин көзне каршы алам.

Чөнки мин —укытучы! Тумышым белән Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы кызы. Әти-әнием гади колхозчылар, ә менә мин ничек курыкмыйча шушы һөнәрне сайлаганмын икән?!... Бу сорау әле булса да мине уйландыра.

Елдагыча, быел да, шаулап-гөрләп уку елы башланып китте. Таныш йөзләр, күңелгә якын укучыларым — үсеп, үзгәреп, җитдиләнеп, сагынып укырга килгәннәр. Мин аларны тәүге тапкыр шатланып каршы алдым.

Рәхмәт сиңа, язмыш! Миңа дөрес, кирәкле юлны сайлатканың өчен! Тәүге тапкыр мәктәп ишеген югары белемле укытучы булып ачып керүемә дә инде 28 ел вакыт үтеп киткән.

Шушы еллар дәверендә мин ата-аналарның, балаларның төрле тормыш хәлләре белән очраштым, тәҗрибә тупладым. Укытучы буларак үз вазифаларымны башкардым, кирәк булганда киңәшләремне бирдем, ярдәм кулымны суздым. Кыскасы, мин аларны, алар мине өйрәттеләр. Балаларга белем бирү өлкәсендә яратып эшләвем аркасында күп кенә уңышларга ирештем. Шушы өлкәдә эшләү дәверендә, балаларның сәләтләрен күреп, аны үстерү, камилләштерү өстендә эшләп, күпме талантлы балалар укыттым, тәрбияләдем. Бу, минем иң зур бәхетем! 

Сез, балалар, минем чәчкәләрем!
Сез, балалар, минем гөлләрем!
Сез бит минем үткән көнем түгел. 
Сез бит минем алгы көннәрем!

Аларның мине хөрмәт итеп, миңа тартылулары, якынаюлары кайтаваз булып, миңа яңа омтылышлар бирә, көч өсти, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Ләкин тәҗрибә туплаган саен, шушы самими балаларның язмышы, киләчәктә үз юлын табып, бәхетле яшәве турында күбрәк уйланырга мәҗбүрмен. Чөнки илебездәге үзгәрешләр, сәяси хәлләр куркыта. Зәңгәр күгебезнең тынычлыгы сагайта кебек... Аналарның кайгырган, моңайган күз карашлары борчый. Әйе, безнең илебездә һәр ана үз баласына сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Илләргә иминлек, гаиләләргә җан тынычлыгы насыйп булса иде! 

Алтын көздә безнең өчен бик күркәм бәйрәм — Укытучылар көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан мин үземне укыткан мәктәп һәм югары уку йортында белем биргән укытучыларымны күркәм бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Күп сәламнәремне, олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. 

Әлбәттә, һәр кешенең беренче укытучысы була. Бәлки миңа да бу һөнәрне сайлауда юл күрсәткән укытучым

— Мөхитова Сәкинә Вахит кызының да өлеше кергәндер. Ихтирамга лаеклы барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларга сәламәтлек, сабырлык, олы хөрмәт, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев