Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Хезмәте белән мактаулы

Михаил Тихонович актив яшәү рәвеше алып бара.

Ветераннар советы, район тормышында, төрле спорт ярышларында актив катнаша. “Акчарлак” йөзү бассейнына йөри, волейбол уйный. Бию элементларын да яшь чагындагы кебек үк башкара - берничә ел элек “Балкыш” фестивалендә катнашып, Диплом белән бүләкләнгән.

Үткән атнада ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район мәдәният йорты каршындагы спорт залына, ветераннар советы рәисе Роза Нәсыйбуллина җитәкчелегендә, советның активистлары җыелган иде. Роза Нәсыйбуллина һәм ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин Михаил Тихоновичны юбилее белән котладылар, аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң ветераннар юбиляр хөрмәтенә, ике командага бүленеп, волейбол уйнадылар.

Михаил Тихонович дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Тихон Захарович колхозда парторг һәм склад мөдире булып эшли, әнисе Анна Алексеевна да колхозда төрле эшләр башкара. Михаил башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, Хорновар-Шигали урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый. Аннары яшь егет Саратов өлкәсенә, Балахово шәһәренә китә. Биредә токарь һөнәрен үзләштерә һәм Дзержинский исемендәге машина төзелеше заводына эшкә урнаша. Завод тормышында актив катнаша ул, эшче яшьләр өчен оештырылган бию түгәрәгенә дә йөри.

Әтисе үлгәннән соң, Михаил авылга кайта. 1971 елда өйләнә. Тормыш иптәше Нина Николаевна тумышы белән күрше Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. Бергә алар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Михаил Тихонович күп еллар шофер, соңрак район подстанциясендә электромонтер булып эшли. Аның турында һәрвакыт бөтен эшне намус белән башкаручы, дип сөйлиләр. Хезмәте төрле елларда Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев